Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

Матильда килеп чыкты, сыгылмалы гәүдәсе белән урындыкны килешле генә урап үтеп, үз урынына килеп утырды. Рәмилнең йөзенә чыккан гаҗәпләнүне сизеп алган, күрәсең, сораганны көтеп тормады.

      – Ят тоеламы? Без романилар, сезнеңчә әйткәндә, чегәннәр. Молдавиядән, – дип аңлатып бирде дә, кашларын җыера төшеп, ашыкмый гына бәрәңге ашарга тотынды.

      Аның сүзләреннән соң гына уйлары яктырып киткәндәй булды Рәмилнең. Менә ни өчен башта сәеррәк күренде бу хатын, йөзе дә каратут, күзләре дә кап-кара, кашлары-чәчләре дә карга канатыдай. Әйткән сүзләренә кадәр эчтән, күкрәк түреннән чыгалар, моңга уралып. Күрәселәре бар икән, менә инде чегән хатын белән кара-каршы утыра, әкәмәт. Кара әле, рома дигәне теге… Кинәт аңлап алды ул.

      – Ром, рома булгач сезнеңчә ни… ир кеше буламы инде? – диде ул, үзенең башы шәп эшләгәнгә шатланып.

      – Әйе, – диде хатын, серле елмаеп.

      – Романи – чегәннәр, шулаймы?

      – Шулай.

      – Ә менә син кем?

      – Хитана, минем нәселем испан чегәннәренә барып тоташа, шуңа күрә…

      – Ә синең ромың кайда? – дип төпченә башлады Рәмил, үзе дә сизмәстән.

      Матильда ирен чите белән генә елмаеп куйды:

      – Ашагыз әле, суына бит, быел бәрәңге тәмле.

      Шулай инде, ни эше бар аның, килеп керүгә сорау ала башлады. Анысы Рәмилнең үзенә дә ошап җитмәде. Шулай да әйтеп куюны кирәк тапты:

      – Матильда, сез дә без дип безелдәп утырмыйк әле. Мин андыйга өйрәнмәгән. Телне әйләндереп әйтүләре авыр…

      – Ярый, – дип, берсүзсез ризалашты Матильда. Өстәл артында башка сүз ялганмады.

      Тик ятарга исәбе юк иде Рәмилнең. Вакыт та тизрәк үтәр, машинаны барыбер ремонтлыйсы, әллә үз көче белән дә очына чыгар. Эш башлаганчы, фургонны ачып, бер капчык он сөйрәп төшерде. Җирдән алып җилкәгә салу җайсызрак булды, өс-башы да онга буялып бетте. Аның кызара-бүртә он күтәреп кергәнен күргәч, Матильда чәбәкәй чапты.

      – Нигә миңа әйтмәдең, үзем алып кергән булыр идем, – дип, һушны китәрде.

      Менә инде килешмәгәнне, аннан капчык күтәртеп йөртәме соң? Танавына кадәр онга буялган Рәмил тирәсендә зыр әйләнеп йөреп өстен каккалады, алъяпкыч очы белән сак кына кагылып, бит алмаларын сөрткәләде.

      – Харап иткәнсең киемнәреңне. Миңа әйтсәң ни була, һичьюгында, икәүләп алып керер идек, – дип шелтәләгәндәй итте.

      – Нәрсә булсын, эш киемнәре алар, – дип, кул гына селтәде Рәмил.

      – Болай гына һич бетерерлек түгел, чалбарыңа да балчык чәчрәгән икән, – дип өзмәде дә куймады Матильда. – Салып куй, тәртипкә китерермен. Алмаш киемнәрең бармы? Булмаса…

      – Бар, бар, алыштыра идем тегеләй дә. Машина астына керергә кирәк, – дип, Рәмил чыгып китү ягын карады.

      Хатын-кызның үзенә карата артык игътибарлы булуына күнекмәгән иде ул. Һәр шофёрның майга каткан бер кат күлмәк-ыштаны үзе белән йөри. Төрлесе очрый юлда: ватылган чак була, пычракка кереп чумасың… Урындык артына элгән әнә шул киемнәрен алып киде дә Рәмил онга буялганнарын