Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

ишек алдына чыпта җәеп куелган. Киемнәрен кайда туры килә, шунда элгәндәй итте дә Рәмил эчкә үтте. Чекерәеп янган лампочка да кара мунчаны яктырта алмый. Күптән мондый искелек калдыгында юынганы юк иде Рәмилнең. Тәвәккәлләп бер чүмеч суны чажлап торган ташларга тондырган иде, чак чүгәләп калды. Кайнар һава тыннарны куырды. Ичмасам, мондый мунчаның эссесенә кинәнәсең инде ул. Бераз эссе таралгач, мунча белән бергә картайган ләгәнгә су хәстәрләде, яфрак пешереп алды да, тагын бераз эссе өстәп, караеп ялтыраган ләүкәгә сузылды. Аяк бармакларыннан чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты ул, бар әгъзалары йомшап изрәп төште, киеренкелек эреп юкка чыкты. Рәхәт, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык рәхәт иде Рәмилгә. Гомумән, кеше мунчада гына үзен кеше итеп хис итә ала. Кием юк, ә кием дигәнең бик тиз үзгәртә кешенең халәтен. Син сәләмәдән йөр йә энәдән-җептән киенеп кара, бөтенләй икесе ике кеше, ә монда атабыз Адәмне саклаган яфрак та юк хәтта, тышыңдагы җитешсезлекләрең күз алдында, эчке тойгыларың да киртәләнмәгән. Менә шулайрак уйлады Рәмил, кайда икәнлеген дә, вакыт исәбен дә югалтты. Аңа шулкадәр рәхәт иде, ләкин бу тойгы мунчада ләззәтләнүдән генә түгел, ә бәлки йөрәгендә таныш булмаган шатлык бөреләнеп килүендә. Ниндидер үзгәреш тоя ул, ә ни икәнен әле юньләп аңлый да алмый, бары тирәндә, күңел төпкелендә шатлыклы сиземләү генә бар. Ләкин шунысын белә Рәмил: хәзер ул үзгәрә бара, серле көч аны үзе артыннан әйди, хәер, инде ул теләсә дә элекке халәтенә кайта алмаячак. Ә элек ниләр булды соң? Армиядә хезмәт итте, ул елларны искә алырга да түгел, әле дә җанны өшетә. Колгуев утравына алып барып ташладылар да, ике ел үткәч кенә Зур җирне күрә алды. Төрмә дисәң дә төрмә инде ул, уңга карасаң – диңгез, сулга карасаң – диңгез, булган тере җаннар – пограничниклар, бар утрауга ике хатын-кыз: фельдшер – застава башлыгының хатыны, бер стерва, солдатларны кешегә санамаган аждаһа һәм повариха – пенсия яшен үткән Мария Фёдоровна. Агач та үсми иде ул бәрәкәтсез җирдә, тау-таш кына, үлән шытып чыга да саргая. Армиядән кайтты да район үзәгенә эшкә керде. Анда да эшләдең, эшләмәдең ни, акчасын түләмәделәр, әз-әзләп товарлата биргәләп тордылар. Егет кешегә он нәрсәгә дә тоз нәрсәгә? Көннәрдән бер көнне Мәймүнә белән очраштылар. Аның эше җайлы иде тегеләй, милициядә язып-сызып кына утыра. Шундый канун бар: халык никадәр начаррак яши башлый, милиция халкы күбәя һәм яхшы да яши. Мәймүнәгә дә акчасын вакытында түләделәр, төрле льготалары булды. Яшь гаилә бер-ике ай тернәкләнергә тырышып карады, аннан, кул селтәп, Мәймүнәнең апалары янына шәһәргә чыгып киттеләр. Баштарак кунакханәдә көн күрделәр, соңрак Мәймүнә үткенлеге белән барактан булса да фатир юнәтте. Ул чакта шәплелек белән алдырып була иде әле. Шуннан Мәймүнә икенче план корды. «Бала кирәк, – диде, – бала булса, аны кочаклап, мин Президентның үзенә җитсәм җитәм, әмма адәм рәтле фатирга ия булам. Исемем Мәймүнә булмасын!» – диде.

      Җан-фәрман тырыштылар, хатынының бармаган больницасы, күренмәгән врачы калмады, экстрасенслар, өшкергән-төкергән әбиләр турында сөйләп торасы да түгел. Икәүләп берничә ел рәттән гел шуларга түләргә генә