Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

коелып калыгыз. Чабынган саен: «Тәнем-җаным чистарсын-тазарсын, гөнаһларым бетсен, шатлыклар тулсын, тәнем яшәрсен, саулык-сәламәтлек, байлык-барлык килсен! Хак, әле без типсәк тимер өзәбез, вәт шулай, вәт шулай, раз-два, раз-два», – дип, кый-галәмәт килде. Тыңлап торган кеше була калса, сантыйга чыгарыр иде, валлаһи, өйгә яңа туган сабыйдай сафланып, хәле бетеп кереп егылды. Урынына ак җәймә җәелгән, башына ап-ак тастымал уралган, кадер-хөрмәт күрсәтәләр аңа монда.

      – Без дә барып юынып киләбез. Чәй кайнаса, алып куярсың әле, зинһар, тамагың кипкәндер, үзең ясап эчә башла, – дип фәрманнар биреп, Матильда малае белән мунчага китте.

      Кешегә бәхетле булу өчен ташпулатлар да, капчык-капчык акчалар да, алтын-көмеш тә кирәкми. Саналган нәрсәләр бит барысы да тупас, материаль матдәләр, ә бәхет ул – якты хис. Адәм баласы бары тик күңеле белән генә тоя ул бәхет хисен. Менә әле Рәмилнең кайсы җире арткан, шул ук Рәмил, ә күңелендә кошлар сайрый. Күзләрен ачып карарга курка хәтта: барысы да кинәт юкка чыгар төсле. Бигрәк мунча керә белми икән Матильда. Рәмил урыныннан да торырга өлгермәде, ах-ух килеп, малаен күтәреп кайтып та җитте. Матильда чаршау артына ышыкланды. Бераз тирләре кипкәндәй булгач, Рәмил урындык башыннан үтүкләнгән әйберләрен алып киеп куйды. Матур, чиста, яхшы, бер дигән ир итеп тоя иде ул үзен. Өстәл янына килеп, тышына ак аю төшерелгән сыраны ашыкмый, тәмләп кенә бер чынаяк каплап куйды да, кыйммәтле сигарет кабып, ишегалдына суынырга чыгып китте. Кызарып баеп барган кояш нурларында, чагыл-чогыл килеп, йөрәк кузгатып кычкыра-саубуллаша, торналар чылбыры очып бара иде. «Мин дә шул торналар кебегрәк», – дигән хыялый уй килде Рәмилнең башына. – Кайтам, китәм. Юлда йөргәндә өйгә кайтасы килә, кайтсаң, тагын юлга омтылып күңел кыбырсый». Әллә бер торна әнә теге басуда ялгыз калган инде. Шуңа охшап ялгыз башың калуың да бар, барыр-кайтыр җирең дә булмас. Ашкынмассың да, ярсымассың да. Тукта, менә болайрак итеп әйтсәң ятышрак килеп чыга түгелме?

      Ялгыз торна басуда,

      Басылдылар ярсулар…

      Ә дәвамы? Ярсулар басылгач, ялгыз башың үткәннәрне уйлап ятарга гына кала инде, тәк, болай дибез аны:

      Ялгыз торна басуда,

      Басылдылар ярсулар.

      Үткәннәр бары төш кебек,

      Бакыры да көмеш кебек.

      Тап өстенә бастым. Үткәннең начары да онытыла, сагындыра башлый. Ах син, агачтан юнып ясалган шагыйрь, әллә нәрсәләр кыланып бетә адәм баласы, көлеп үләрсең. Үз уйларына үзе елмаеп, җылы өйгә үтте ул. Мунчадан соң тышта салкынчарак икән шул. Иркенләп урынына сузылды. Чаршау артында тавыш-тын юк, әллә йоклап киткәннәр. Малай эрегәндер, хатын йоклап ятмас. Кузгаласы килмәде Рәмилнең, күзләрен йомды да ята бирде. Уйлары болытлар сыман өзек-төтек йөзә бирделәр. Эләкми-тагылмый йөрәк кылларына кагылмый. Гадәттә, без үзебезне кыса эчендә тотабыз, менә әз генә ял итеп алам да, шуны эшлим дип, алдан планнар корабыз, булмаса, болай йөрсәк, алай утырсак, кеше арасында килешмәс дибез,