Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

әнә йолдызларга. Көз көне гәрәбәдәй эре күренәләр алар, әйеме? Күк йөзенең аязлыгын күр син! Шул матурлыкны күрү бәхете тигән өчен генә дә сөенеп туймаслык. Яшәүнең һәр мизгеле бүләк ул. Яшь, сау-сәламәтсең, дәртең-дәрманың бөркелеп тора, кулың эшкә оста, җимертеп эшлисең, тирә-ягыңда якыннарың, дус-ишләрең. Барысы бөтен, барысы җитеш, кадерен белмисең. Әйдә тынычлан, кер, ял ит, салкын сукмасын. Кара, таулар күчерердәй шундый ир йомшап тора димени? Безгә, хатын-кызга гына килешә шыңшу, нәрсәгә тотынсак та хәлебездән килми. Әйдә инде, акыллым, кузгал инде…

      Әнә шулай юата-үгетли Матильда, җитәкләп дигәндәй, Рәмилне өйгә алып керде, урынына китерде, мендәр кабартты. Үпкәләве һаман бетмәгән иде әле аның, эчкән кешенең шул инде.

      – Ятмыйм мин, – дип киреләнде ул һәм үзенекен сөйләргә тотынды: – Син, Матильда, кемне дә тыңлатасың, баштук сиздем мин тавышыңда, карашыңда әллә нинди көч барын, тәннәр кымырҗый хәтта. Тыңла әле чак кына, менә гаделсезлек бит бу. Безнең бригадирны син күрдең инде, төнлә без икәүләп кердек бит, әллә бүген иртәнме? Ну беләсең инде. Артык җире бармы аның миннән, йә, әйт, турысын гына әйт, мин үпкәләмим. Ә, шул шул, ул яши ике катлы коттеджда, импортный машинада утырып йөри, малайны Америкага укырга җибәрәм дип, хәзердән мактана. Ә нигә аның бар, минем юк? Хикмәте бар: ул урлый, почём зрә урлый, Матильда, аны белмисең генә. «Рейска шулкадәр ягулык китте» дип яза, аның чиреге дә тотылмый, калганы акчага әйләнеп кесәсенә ага. Аңлыйсыңмы? Ә мин урлаша белмим, беләсем дә килми, ә хатын, Мәймүнә, бер маймыл, аның исеме татарча маймыл була икән, хә-хә, вәт кызык, ә, вәт туры килә исеме җисеменә. Әнә ул мәймүн минем йөрәкне талый инде, малай, «син дә авызыңны ачып йөрмә, урла туры килгәндә» ди, ә минем кул бармый. Сезнең халыкның кулы озын булган гомер-гомергә, өйрәт әле мине, Матильда.

      – Нәрсәгә өйрәтим, – ди Матильда, үзе һаман елмая, сихерче хатын.

      – Урлашырга өйрәт, – ди Рәмил, торып утырырга тырышып.

      – Өйрәтер идем, минем дә урлашып караганым юк шул, – дип тыелып кына көлде Матильда.

      – Син, Матильда, барысын да беләсең, аңлат әле миңа, һич башым җитми, менә минем күршем Руслан бар, мировой егет, во! Күпме мактасам да әз булыр. Менә ул урлашмый, кешеләргә әйбәт, эштә яхшы иптәш, әмма ләкин безнең икебезне чагыштырсак, җир белән күк арасы. Ул чибәрлек, ул буй, көч, аның янында мин чебеш кенә, хатыны Лиза күктән төшкән фәрештә, Руслан дип өзелеп тора, күптән түгел малайлары туды. Безгә күрше яшиләр алар, кирпеч өйдә ике бүлмәле фатиры, җиңел машинасы бар, өе урап чыккысыз, быел лоторейга «Чероки» отты. Беләсеңме нинди машина була ул? Белмисең… Аны аңлатып та булмый. Бәхетне өләшкәндә бер кешегә тапалап-тапалап тутырганнар, ә икенчегә энә очы кадәр дә юк. Мин дә лоторейлар алып торам тегеләй, йөрәк җилкенә тираж булганда, күңел өчен ник йөз сум акча чыксын, юк. Менә хәзер дә нигә нәкъ минем машина ватылды? Аллаһы Тәгалә бәхетне кешенең нинди сыйфатларына карап өләшә икән? Кайда икән ул контора?.. – Рәмил әнә шулай, хуҗабикәнең