Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

бытылдады, бер әнисенә, бер Рәмилгә карады, күрәләрме, янәсе, аны, әнә нинди ул, машина йөртеп бара. Кайда, кайчан очрашырга сүз куешып, кибет янында төшеп калдылар. Юк, ни әйтсәң дә, кулай-уңай көннәр дә бар бу дөньяның, көн матур, күңелең шат, якын кешең яныңда, кесә дә буш түгел. Матильда Рәмилнең нәрсә алырга теләгәнлеге белән кызыксынды. «Кием-салым, әйбер-чәйбер» дигәнрәк җавап ишеткәч, базарга барырга димләде, хәзер базарда киемнәр арзанрак икән, сыйфаты да ярыйсы. Базарга икән базарга! Әнә шулай башланды Рәмилнең үз гомерендә иң яратмаган шөгыле: әйбер сайлаулар, әйбер алулар. Әлбәттә, Рәмил үзенә бернәрсә дә алырга җыенмый. Ләкин Матильданың күзенә төтен җибәрде: ул, имеш, бик яхшыдан кәчтүм-чалбар эзли, бар максаты шул. Ачык һавада тезелеп киткән алыпсатарлар яныннан үткәндә теләгәнен ала барды. Менә килешле генә куртка күренә, Гарсияга таман булырга тиеш, өшетеп йөртмәссең бит инде баланы. Нәкъ үзенә үлчәп тегелгәндәй куян рәсемле куртканы киеп карагач, Гарсия салырга да теләмәде. Бераз алдарак балаларга башлыклар, җылы ботинкалар табылды. Кеше бар дип тормый Матильда, башта тавышланырга итеп карады, елый-көлә ризалашты соңыннан. Энәдән-җептән төшкән яңа киемнәр киенгәч, буйга да үсеп киткән кебек тоелган Гарсияга икәүләп сокланып туя алмадылар. Йөргәндә нигәдер Матильда кечкенә куллары белән Рәмилгә ешрак кагыла торган булып китте, әйбер сайлаганда бер-ике тапкыр гәүдәсе белән сыенып алды, тир бәреп чыкты Рәмилнең аркасына. Аяклары талгач, алар шундагы кафега кереп тамак ялгадылар. Гарсия тагын көлдереп рәхәтләнде. Малай котлет өстенә сибелгән соусны яратты, тәлинкәне ялап-ялап ялтыратты, бите-борыны кызылга буялып бетте. Матильданың үзенә әйбер алдыру иң авыры булды. Кирәкми дип карышып катты, берничек тә ипкә китерә алмый йөдәде Рәмил. Каян башына килгәндер, чын-чынлап тиргәшергә тотынды, тозлы-борычлы сүгенү сүзләрен дә кушып җибәрде. Үткән-сүткәннәр борылып карый башладылар, кайберсе кызык эзләп туктап та калды. Ә Рәмил өзмәде дә куймады, үз туксаны туксан, сизде ул, бу нечкә күңелле зат тупаслыкны күралмый, аңа шулай гына басым ясарга була. Хатынга куртка, аяк киеме алдылар. Матур кешегә ни дә килешә инде, сокланып туя алмады Рәмил, соңыннан сизеп алды Матильда Рәмилнең хәйләсен, әмма эш үткән иде инде, кире таратып йөрмәссең бит алган әйберләрне. Вакыт бар иде әле. Рәмил күңелендәге серен ачарга булды. Читкә карап кына сүз башлады:

      – Базарда юк та юк инде ул, берәр кибеттә теге син әйткән озын күлмәк булмасмы икән?

      – Нинди озын күлмәк? – дип аңламый азапланды Матильда.

      – Җырлаганда кия торган озын күлмәк, теге, әйткән идең бит…

      – Белмим шул, – диде тавышы тоныкланып калган Матильда, – нигә акча бетерергә йөрисеңдер…

      – Ә минем аласым килә. Бер тапкыр булса да теләгемне тормышка ашырырга хакым бармы, юкмы? – дип һава ярды куллары белән батыраеп киткән Рәмил.

      Матильда эндәшмәде, Рәмил үҗәтләнеп алдан төште, арттан уенчык машинасын кочаклаган Гарсия теркелдәде. Зур тәрәзәләр уелган, стеналарына