Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

йөрәге урынында түгел: күкрәк читлеген җимерердәй булып сулкылдап тибә. Матильда утка сикер дисә, бу шашкан йөрәк ике дә уйлап тормаячак. Ирне аңларга да була: гомер эчендә беренче тапкыр шулай дөрләп яна бу йөрәк, ә күпләр моның нәрсә икәнен белми яшәп үлеп тә китәләр. Рәмил дә шулар исемлегендә түгел идеме соң? Кичә харап килештереп суган сулары агызды лабаса, имеш, бәхетсез икән ул, акчасы да, машинасы да юк, лоторейга да акча отмаган. Хәзер ул тезләнеп Ходайга шөкерләр кылырга риза, акчага сатып алып буламы соң мондый рәхәтне-ләззәтне, бер караш, бер сүз күкләргә күтәрә, дөньяны оныттыра. Мондый мәхәббәт киноларда, китапларда гына очрый дип фаразлый иде. Матильда вата-сындыра ничек килештереп әйтә «мин сине яратам» дигән сүзләрне. Мәгънәсен аңласа нишләр иде икән? Юк, җитәр сиңа, Рәмил, чама бел, хыялый бәхет дулкыннарында тирбәлеп юкка өметләнмә. Матильдага синең утка керүеңнең кирәге шулкадәр генә, хуҗалыкта син берәр файдалы эш эшлә, чын-чынлап ярдәм ит. Әллә башка күрә аласың аны, әллә юк, мөгаен, юктыр, сагынып искә алырга гына калыр. Ул да сине матур итеп исенә төшерсен дисәң, берәр егетлек күрсәт. Гомерендә бер тапкыр ир-егет үзенең кемлеген исбат итәргә тиештер бит инде. Синең нәрсә хәлеңнән килә?

      Зәңгәр йортка килеп төртелгәч кенә, күктән җиргә төште ул. Җирнең, материаль дөньяның үз кануннары, күз күргәнгә, кул тотканга ышана адәм монда. Рәмил тәвәккәлләп кибетнең ишеген тартты, ышанычлы адымнар белән эчкә үтте. Бизнесмен Юра урынында иде.

      – Оһ-һо-һо, нинди кеше килә безгә, әйдә рәхим ит, – дип, тагын да теленә салынып каршы алды ул, – бераз үзгәргәнсең кебекме, суырылып киткәнсең дип әйтимме? Әллә йокысызлыктан интектеңме? Була андый хәл яңа урында, бигрәк тә яныңда шундый чибәркәй булса, хе-хе-хе, – дип җорланды һаман. Көлүе көлү түгел үзенең, авызлары ерылды, мәгәр күзләрендә зәһәр очкыннар уйнады. Аның хихылдавы авырткан җиренә килеп бәрелде Рәмилнең. Әмма үзен тыеп калды, бары тешләрен шыгырдатып кысты. Алыпсатарның да бу темага сүз куертырга исәбе юк иде, нигәдер кәефсезләнгән шикелле дә тоелды. – Ярар, берәр иркенләп сөйләрсең әле. Баш авыртамы? – дип, күтәрелеп карамый гына киштәдән бер сыра алып, төбенә сугып кына капкачын ачты да Рәмил алдына куйды, икенчесенә үрелде.

      Рәмил:

      – Сыйлаганыңа рәхмәт, үзеңә ачма әле, – дип кабаланып кисәтте.

      Юра туктап калды, йөзендә, ә синең миндә ни эшең бар әле, агай-эне ак мыек, дигән төслерәк чырай чыкты. Кулы һаман шешә авызында иде үзенең.

      – Эш бар, – диде Рәмил, алдындагы сыраны йоткалап.

      Керем булачагын чамалап алган Юра, бар гәүдәсе белән борылып басты да үз итеп башын иеп тыңларга әзерләнде.

      – Син он алырмын дигән идең.

      – Ну.

      – Бер ун капчык сатарга ризамын…

      – Нинди шартларда?

      – Үзең әйткәнчә инде, утыз процентка киметәбез.

      Юра күзгә күренеп үзгәрде, алыпсатар шул инде.

      – Булмый-й, – дип сузган булды, иренеп кенә, – миңа алай кирәк тә түгел күпләп. Хәлеңә кереп килешсәм генә инде,