Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

икән, чирләгән, имеш, менә аны куалаганнар, запчастьлар бар, бергә эшләп кайтып җитәрсез дип, наказ биргәннәр. Өйдәге яңалыкларны сөйләп алды, Мәймүнә үзе сорашып кергән, аның яңалыгы – киләсе атнада санаторийга китә, ди, очраклы путёвка туры килгән, Бычков тәкъдим иткән икән. Анысына битараф калды Рәмил, алай, ял йортына бара хәләл җефет, ә менә ул башка якка китәр, ахрысы, шулайрак дәвам итсә. Машина янына килделәр дә яртылаш сүтелгән күчәргә текәлеп фикер алыштылар. Эше күп түгел икән, бер көн икәүләп булашсалар очлап чыгалар, зырылдап кайтып та китәләр. Руслан канәгать түгел иде:

      – Сүтеп бетергән булсаң, иртәгә үк өйдә буласы кешеләр идек, – дип кат-кат әйтте. – Ә бүген кайларда югалып йөрисең, мин килеп җиткәнгә сәгать ярымлап инде. Бригадирның юраганы юш килгән, ахрысы, парлашып кына төштегез машинадан. Чибәркәйне кашыкка салып йотарлык, ә? Шома егет булып чыктың син, фартовый… – дип, болай да энә өстендә кебек утырган Рәмилнең канын кайнатты.

      Ир ык-мык килгән булды, эндәшмәде үзе, ә күңелендә сафура бураннары уйный. Ашка төшкән тараканнан ким булмады бит әле бу күршесе, хәзер бет булып кадала инде ул, әйтер сүзеңне әйтә алмыйсың, аннан башка аяк та атлап булмас. Матильдага күзләрен тутырып карый да алмаячак бит Рәмил бу аяклы каза булганда, күңел ачып сөйләшүләр юк та юк инде ул. Әллә нәрсәләр уйлап Матильдага ике мәгънәле юньсез сүзләр куша башлавы мөмкин. Рәмилдән минем кайсы ягым ким, нигә бәхетне сынап карамаска диячәк. Аны уңыш озатып йөри, әнә лоторейга да откан, бу юлы да буш калмаска тиеш дип дәртләнәдер. Ә машинада тирбәлеп кенә җилдергәндә, Рәмил әллә нинди ләззәтле-рәхәт уйлар, хыяллар диңгезендә йөзде. Их, малай, иртә уңмаган кич уңа димени инде? Бер бәхетең булмагач, нидер өмет итәсе дә түгел.

      Өйгә кереп чәйгә утырдылар. Руслан, җитезлек күрсәтеп, Матильдага якынрак утырды. Һич авызын япмады, бытбылдык. Сөмсере коелган Рәмил башын күтәреп карамады, берни капмый чәй чөмерде дә чәй чөмерде.

      – Менә без икәү булдык инде. Сез хафаланмагыз, озакка түгел. Тору хакын онлата түләргә, диделәр. Сез каршы түгелдер бит? Ходовой товар, аны кайчан да акчага алыштырырга була. Шулаймы? – дип тезде генә Руслан, Матильданың авызына керердәй булып.

      – Он булса да мин риза, ә сез миңа мәшәкать түгел, гел ялгызым бит, кешеләр белән күңеллерәк, – дип җаваплады Матильда. Аның Русланга елмаеп эндәшүе, урынлы-урынсыз үзенең ялгызлыгын искә алуы йөрәгенә кан саудырды Рәмилнең.

      – Хуҗалыкта берәр эш-мазар чыкса, ярдәм итәрбез. Уңайсызланып тормагыз, дөнья көткәндә ир-ат кулы кирәк була. Бер авырлыгыбыз да тимәс. Рәмил абыйның ниндирәк кеше икәнлеген чамалагансыздыр, мин үзем мулла песие кебек, – дип, теленә салына бирде Руслан.

      Рәмил чак түзеп утырды, булырсың мулла песие, хәер, сине авызын ачып тыңлап утырган юләр хатынны тычкан итеп ауларга уйласаң, сүзләрең хакка килер, дип, иптәшенең һәр сүзеннән гаеп эзләде. Ниһаять, өстәл яныннан торып, ирләр ишегалдына чыктылар.

      – Менә нәрсә,