Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

Рәмил, акны эчкәч, бераздан башка йөгерә, мине томалый, телне ача, ә бу хикмәт, кан юлларын кыздырды, тәнгә дәрт-дәрман керде, гел күңеллелеккә тартылды күңел, гомер биемәгән кешенең тыпырдатып биисе килеп китте. Әмма ләкин тыпыр-тыпыр биюне күз алдына да китерә алмый ул. Ике уртада утырган малай, авыраеп, башын Рәмилгә терәде, арыганчы ашаган иде бала. Ипләп кенә күтәреп, Рәмил аны өстәл яныннан алып китте.

      – Ә хәзер күлмәгеңне киеп күрсәт инде, – дип үтенде Матильдадан, кеше биегәненә булса да соклансын әле бер.

      – Юк, соңрак, – диде Матильда йомшак кына, – беләсеңме минем нәрсә эшлисем килә? Теге вакытта сөйләп бетермәгән идем. Әби кәрт ачты, дигән идем бит. Ул миңа әйтте, синең гомерең озын түгел, кызым, кинәт үләрсең, диде. Җен карчыгы, кем аны теленнән тарткан, йөрәккә язылып калды шуның сүзләре. Хәзер куркам инде, һәр әйткәне чынга ашып килгәч. Һәр көн уянгач, әби юраганнар искә төшә. Белмәсәм мең артык булыр иде. Әй, ярар ла, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, ди, барыбер бер үләсе. Мин кемнән артык? Менә улым өчен генә йөрәгем әрни. Кем кулына калыр сабый, кайсы почмакта зар елап утырыр? – Матильданың бит алмаларыннан күз яшьләре тәгәрәде. Ул яшьләрнең һәр бөртеге энҗе-мәрҗәнгә тиң иде Рәмил өчен, якынын жәлләүдән уйлары чуалды, күңеле тулды.

      – Әллә кайчангы карчыкның уйдырмаларына ышанып утырмыйк әле, Матильда. Кешене ашый, кимерә кысыр кайгы. Әллә була, әллә юк. Башны ташка бәрердәй булып кайгырабыз, үз-үзебезне бетерәбез. Ярамый алай. Син үзең әйттең түгелме соң, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әйдә, елмай әле, күңелсезләнмик, син елмайганда шундый матурсың, гел карап кына утырыр идем үзеңә…

      – Әйттең сүз, – дип, яшьләрен сөрткәләде Матильда кул сырты белән, – нинди матур булыйм ди инде мин, бер картаеп барган хатынмын шунда.

      – Синме? Син… – дип, сүз табалмый газапланды Рәмил, – минем синең кебек матур хатын-кызны үз гомеремдә күргәнем юк. Киноларда уйнаганнар, журналларда зур-зур сурәтләрен бастырганнар синең яныңда чүп кенә. Син иң яхшы, иң матур, иң акыллы…

      Матильда елмаеп тыңлады Рәмилне.

      – Арттырырга сиңа куш икән. Бигрәк сөйләргә остасың, Рәмил. Ә ишетүе бигрәк күңелле: иң… иң… иң… йөрәккә барып кагыла. Миңа беркемнең дә андый сүзләр әйткәне юк иде, – дип шатланып көлде үзе. Рәмил уңайсызланып калды, менә мәхәббәттә дә аңлаша башлады инде. Матильда тынычланып сүзләренең очын-очка ялгады. – Яхшыга булсын дип юрыйк, син әйткәнчә. Әле мин сөйләп бетермәдем бит. Теге карчык күп сөйләде ул. Ул чакта күбесе аңлашылмаган да иде. Менә хәзер уйланып утырам, сиңа кагылышлы сүзләр дә әйткән булган ул. Көлмә, көлмә, менә шуны тикшереп карыйсым килә минем. Ничекме? Сиңа кәрт ачып карыйм әле, нәрсә чыгар икән? Ризамы?

      Әйдә бер кызык булсын дип, Рәмил ризалыгын белдерде. Матильда өске киштәдән таушалып беткән кәртләр алды. Йөзе җитдиләнеп китте аның, иреннәрен кыймылдатып, үзе генә белгән серле сүзләр кабатлады, җитез бармаклары тиз-тиз кәртләр тезде.

      – Ой, күрәм, барысын да күрәм, – дип, ике кулы белән башын тотып сөйләп