Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

тарта, Матильдага да бер очы эләгәчәк. Югалырга уйласаң, төбәп кенә барыр урын да юк. Вакыт кысан, вакыты тар аның, ичмасам, беренче өлешенә өлгерергә кирәк.

      – Шаяруларың хәтәр синең, көләсе дә килми хәтта, – дигән булды ул, – машина минеке түгел, машина шефныкы, ә менә товарның кап яртысына мин хуҗа.

      Ышандымы-юкмы монысына Юра, анда эше юк Рәмилнең. Иң мөһиме, озатырга кирәк, акчага әйләндерергә, аннан күз күрер.

      – Хакы шул килеш каламы? – диде ул. – Ә син әйткән кадәресен төяп җибәрәм дисеңме? – Юра сынап, бераз көлемсерәп карап торды, күз бәбәкләрендә шайтаннар биешкән кебек иде аның. Чума икән бу муеннан дип шатлануы иде, ахрысы. Күзгә-күз карашып торганнан соң, ул ишеген ачып кулын сузды: – Килештек. Хәзер исәплибез, күпме җыелыр. – Тартмасыннан кесә калькуляторы чыгарып, шалт-шолт чутлый башлады. Утыз меңләп акча тиясе булып чыкты. – Егетләр сиңа таныш, каршы алырсың, ташый башласыннар. Ә мине бераз соңрак көт, зур акча, җыярга кирәк.

      – Берәр аракы онытма, шуңа дип чыккан идем, – дип кабатлады Рәмил. Бу эшне аткарса, чынлап та аракы кирәк булыр, ахрысы, аңа. Ерактан гына аларның сөйләшкәннәрен күзәтеп торган Матильда Рәмилне капка тышына ук чыгып каршы алды. Коты очкан иде хатынның.

      – Рәмил, тагын Юрамы? Нигә кирәк? – дип чытырдатып ябышты ирнең җиңенә. – Бәйләнмәсәнә шуңа, ялынып сорыйм синнән, шулкадәр әйбәт иде икебезгә генә. Нәрсә уйладың тагын?..

      – Матильда, – диде ул арыган тавыш белән. Чынлап та, кинәт арыган төсле тойды ул үзен. – Барысы да әйбәт. Мин бары үземнең товарны Юрага тулаем сатып куярга булдым. – Аңа рәнҗеп, үпкәләп торган хатынны тартып алып кочагына кысты. Әллә соңгы тапкыр шулай кочаклыйдыр… – Матильда! – диде ул, туя алмый газиз күзләргә карап. – Хәзер игътибар белән тыңла мине. Бел: мин синең ирең шушы минуттан, син минем хәләл хатыным. Мин сине өзелеп яратам, шулкадәр яратам, аны сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый. Хәтереңә салып куй: мин бервакытта да сиңа начарлык теләмим. Шуңа күрә синнән таләп итәм, син миңа каршы килмә, әйткәннәремне берсүзсез үтә. Ышан миңа: барысы синең өчен, минем өчен яхшы булсын дип эшләнә. Килештекме?

      – Ярый соң, – диде Матильда, башын иеп.

      – Кабатлап әйтәм, Матильда, зинһар, нәрсәдер үзгәртергә теләмә, мин кушканны җиренә җиткереп үтә, яме? Нинди генә хәл булса да, мин сине яратам, гомер буе мин сиңа таба барырмын.

      – Нинди хәл булырга тиеш соң? Куркытма мине, Рәмил, әле генә таптым сине, ә син әллә нинди сүзләр сөйлисең, – дип тынычлыгын җуя башлады Матильда.

      – Юк-юк, барысы да яхшы, бар, кер инде, бала юксынгандыр, – дип, аны тизрәк озату ягын карады Рәмил.

      Калганы майланган төсле барды. Килә торды «Газель», китә торды, сәгать үтмәде, ярты машина бушады. Юра да көттермәде, соңгы капчыкны чыгарып салгач, Рәмилнең кулына резинка белән буылган бер пачка акча тоттырды.

      – Санап ал, акча санаганны ярата, – дип, үз яныннан урын бирде. Рәмил санаган арада, урындыгы астыннан шешә тартып чыгарып, пластик стаканнарга бүлде. Рәмил акчаларны түш кесәсенә күчергәч