Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

ипкә килер, тыңла сүземне. Юк кына нәрсә өчен башыңны төрмәдә черетер, күңеле таш ул адәмнең…

      Берни эндәшмәде Рәмил, тыңлап кына утырды. Рәхмәтле иде ул бригадирына, аның хәленә керүенә күңеле булды. Ләкин кеше хәлен кеше беләме? Рәмил үзе, мәсәлән, яңабаштан башла бу көннәрне, дисәләр, нәкъ шулай яшәр, шул ук гамәлләрне кылыр иде, бәлки, артыграк яратыр-назлар иде Матильдасын, шунысы гына үкенечле. Ә тегеләй тамчы да үкенми ул. Бригадир әйтмешли, өендә булыр идеме, Бычокның сөяркәсе белән берни белмәгән булып, кыланып сөйләшер, шул үзәккә үткән гаиләгә ябышып ятар идеме? Гомерең буе кол булганчы, бер тапкыр башыңны калкытырга көч тап, үзеңә хөрмәт белән кара. Караклыкта гаепли аны теге нәсел үгезе. Урлашу буламы икән, күпме еллар кемгәдер байлык тупларга булышып та, тиешлесен алмыйча эшләгәннән соң үз белдегең белән исәп-хисап ясау? Әйдә, караклык та булсын, ә Бычков ишеләрнең гади кешенең соңгы тиенен суырып акыртып талаулары караклыкка исәпләнмиме? Бер Ходай хөкемдар. Рәмил соңгы чиккә терәлгәч барды бу адымга. Әгәр сөйгәненең рәхимсез дөньяның сазлыгында тыпырчынганын читтән карап-күзәтеп торса, яхшырак булыр идеме? Тиешле җәзасын үз иңнәре белән күтәрер, төрмә ишеген ачып керергә язган икән тәкъдирдә, нишләмәк кирәк? Кайда да адәм балалары, гомерлеккә бикләмәсләр әле. Бер котылыр барыбер, эзләп табар Матильдасын…

      Өй эченнән берара Бычковның яман тавышы ишетелде. Ниһаять, үзе күренде. Тынычланмаган иде һаман, мыгыр-мыгыр килеп, ишеккә борылып карый-карый атлады ул.

      – Разврат оештырганнар монда, – дип хәбәр салды ул, кулларын болгап, – өстәлдә аракы, эчкәннәр-типтергәннәр. Акча кирәк булгач, шалт очырган онны. Ну, юеш урын да калдырмыйм мин бу шөпшә оясыннан!..

      Бераздан ишектә Матильда күренде. Йа Хода, үзгәрсә үзгәрә икән кеше шул вакыт эчендә! Күзләре томаланган, чәчләре тузгыган, адымнары ышанычсыз, куллары кайда тукталырга белми… Йөрәге өзелеп төшәрдәй булды Рәмилнең аңа карап.

      – Әнә чыккан сихерче бичә, – дип, күзләрен усал елтыратты Бычков. – Берни белмим, берни күрмәдем, әйе, юк: бар булган җавабы шул. Ни аласың аннан, чегән кайда да чегән, аларның урлашып даны чыккан. Бергәләп урлаганнардыр…

      Аның нәрсә бытылдаганын тыңламады да Рәмил, торып Матильдага каршы атлады. Ул да йөгерә-атлый килеп, якынының күкрәгенә башын куйды.

      – Рәмил! – диде ул, иңрәп, – син мине алдагансың. Безнең хакка башыңны югалтырга телисеңме? Акылыңа кил, сөйлә дөресен, әле соң түгел… ялварып сорыйм, телисеңме алдыңда тезләнәм? – дип, җиргә чүгәли башлады, күзләреннән яшьләре коелды.

      Рәмил җанкисәген ашыгып торгызды, кочагына кысты да колакларына пышылдады:

      – Болар вакытлыча барысы. Артыгын сөйли күрмә, берни дә үзгәртә алмассың. Миңа начаррак кына булыр. Мин коры чыгам бу хәлдән, ышан, бер ай, күп булса ике ай, синең арттан килеп тә җитәрмен. Син бу авылга үзең турында хәбәрләр җибәреп тор, яме? Ходай хакына сорыйм синнән, кош теле кадәр генә булса да хат яз. Күрше әбигә әнә, үзеңнең фатир хуҗаңа, Юрага, бер дә булмаса.