Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

ич инде. Күренеп тора – затлы хатын, курорттан курортка сәяхәт итеп йөри торгандыр, синең тозсыз сүзләреңнән авыз күтәреп көләр генә. Әллә Шәүкәтнең теләге фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде, теге ханым залдагыларның карашларын үзенә тартып, зал уртасында, кая утырыйм икән дип, бераз басып торды да, аның өстәленә юнәлде. Тигез ак тешләрен ялтыратып, йөрәкне өтеп алырдай итеп елмайды да Шәүкәткә инглизчә сүз кушты:

      – Гафу итегез, сезнең янга утырырга рөхсәтме? Ялгызым утырып ашарга яратмыйм, ризыкның бер ләззәте булмый.

      Каушап төште Шәүкәт, әллә битенә кызыллык та йөгерде шунда, каударланып урыныннан сикереп торды, ниндидер кинода күргәнен исенә төшереп, урындыкны җайлаштырып, хатынга утырырга тәкъдим итте.

      – Әлбәттә, әлбәттә, плиз, рәхим итегез, минем өчен бу бәхетле төш кебек, – дип сөйләнде үзе, чамалы белгән инглиз телен ватып-җимереп. Егетләрчә бармак шартлатып, тыз-быз чабып йөргән официантны үз яннарына чакырды.

      – Официант!

      Ханым иркенләп урнашып, кулындагы кечкенә ридикюленнән пудра чыгарды, алланып торган бит алмаларына пумаласы белән бер-ике тидереп алды, иреннәренә кызыл йөгертте.

      – Тузан, тын алырлык түгел, җитмәсә, туктаусыз җил, пычракка аунатып алган төсле булдым. Яңгыр яусын иде, – диде ул, чәчләрен төзәткәләп.

      – Әйе, әйе, яңгыр, – дип килешергә ашыкты Шәүкәт. – Ә сез барыбер кызарып пешкән җиләк кебексез, тузаны да, җиле дә үзгәртә алмастыр.

      – Кызыклы чагыштыру, рәхмәт комплиментыгыз өчен, – диде ханым, ирен читләре белән генә елмаеп. – Ә сез читтән килгән, ахрысы, акцентыгыз…

      – Читтән, Рәсәйдән мин, – дип русчага күчте Шәүкәт, – сез дә безнең як кешесе түгелме?

      – Аңламыйм, – дип баш селкеде ханым, – ә официант кайда югалды соң әле?

      Менюдагы ризыкларның тел әйләнмәс исемнәрен укыгандай итте Шәүкәт, кайсысы нәрсә икәнен чамалый алмый гаҗиз булды, тирләп чыкты хәтта. Килеп баскан официантка ачуы килде, аптырагач, гаепле елмаеп, хатынга мөрәҗәгать итте:

      – Сезнең карамакка, нәрсә телисез, түләү миннән.

      Ханым официантка менюга карамый гына нәрсәләрдер тезде дә тезде, официант баш кагып китеп тә барды. «Уф! – дип эчтән генә җиңел сулап куйды Шәүкәт, – өйрәнәсе нәрсәләр күп шул әле…»

      – Сез нәрсәдер әйттегез бугай, – дип кызыксынды ханым, аңа борылып.

      – Русча әйткән идем, бәлки, сез дә безнең яклардан түгелме икән дип. Сез бик тә безнең як хатын-кызларына охшагансыз.

      – Хатын-кызлар бер-берсенә охшыйлардыр инде ул, – диде ханым, җиңелчә көлеп, – юк, мин капма-каршы яктан, Канададан. Таныш булыйк, Кэт…

      – Бик шатмын, ә мин… – диде дә Шәүкәт туктап калды. Мин Шәүкәт дип әйтмәссең бит инде. Кырыкка төрләндереп кайтарып әйтер йә берәр оят исем кушар. – Мин – Жан, Жан дип әйтегез.

      – Жан французча була, мин сезгә Джон дип эндәшермен. Ризасызмы?

      – Джон, бигрәк әйбәт. Моннан соң мин гел Джон