Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

булган Бычок калкынды, бармагын Рәмилгә терәп чәрелдәргә тотынды:

      – Коткарыгыз! Тотыгыз аны! Үтермәкче булды! Түлим, күпме кирәк, түлим! Бирегез кирәген.

      Таза егетләр эшне озакка сузмадылар, кемнең кем икәнен дә сорашып тормадылар. Матильданы кулыннан сөйрәп читкәрәк аттылар да бригадир белән Рәмилнең баш өстендә таякларын уйнатырга тотындылар. Руслан килеп бригадирны аралап алды. Калганы Рәмилгә калды. Коты очкан Матильда ничә тапкырлар елап Рәмилне якларга талпынса да, аны кызык кына күрделәр, берсе хатынның очасына таягы белән эләктереп тә алды. Бераз «эшләп» арыгач, тын алырга тукталдылар, тәмәкеләрен кабыздылар, эшнең нидә икәнен тыңларга Бычков тирәли бастылар. Матильда һушын югалткан Рәмилнең канга баткан йөзен сөрткәләде, чәчләрен сыпыргалады, үзе дә сизмәстән чегән теленә күчеп, Ходайдан бердәнберен коткаруын ялварды. Игътибар үзәгендә Бычков иде. Кулларын болгап кына торды ул, теле телгә йокмады:

      – Куркыныч җинаятьчене җәтмәгә эләктердегез, егетләр. Мин сезгә ияреп барам идарәгезгә. Монда тиресен тунагыз сез аның, ләкин җаны туган ягына кайтырлык калсын. Анда полный катушкага булачак әле аңа. Кем белән бәйләнергә уйлаган? Ә сезне барып җиткәч ризалатырмын, анысы хәлдән килә. Ну моңа да танытам әле кем икәнлегемне, исән котылса, үлгәнче онытмас.

      Иңрәп елаган Матильда үкереп чапкан машиналар артыннан хәлдән тайганчы йөгерде. Тилекәй, куып тотып була димени үткән бәхетле мизгелләрне?

* * *

      Ел ярымнан соң, челтерәп ерганаклар ага башлаганда, таныш юл борылмасында үтеп йөргән машиналарның берсеннән мескен бүрек, кирза итекләр, бушлат кигән берәү төшеп калды. Күкрәк тутырып язгы һаваны сулады ул, зәңгәр күктә үзәк өзгеч тавышлар чыгарып очкан торналар төркеменә карап торды. Яз инде бер тотам арада гына, озакламый яшел үлән баш калкытыр, кояш шифалы нурларын мул чәчәр, әллә саулык-тазалык алып килер елның бу фасылы. Өметне өзәсе түгел, өмет яшәтә кешене. Бәлки, аның өчен кадерле булган әлеге авылда куанычлы хәбәрләр көтә торгандыр. Яхшы хәбәр бит үзе бәясез дару-шифа. Шәүләсе генә торып калган бу адәм Рәмил иде. Аягын көчкә сөйрәп, авылга илтүче юлдан атлап китте ул. Бер адым, ике адым, өч адым… Әйтерсең әнә шулай үткән көннәрне, тәкъдиргә язылган шаукымлы вакыйгаларны исәпли иде ул…

      Суд залы, рәхимсез суд карары, парлап авыз ерып утырган Бычков белән Мәймүнәсе… Төрмәгә эләккәч тә Бычковның акчалары ярдәмендә җитәрлек төйделәр аны. Зекларның яраткан чирен – туберкулез йоктырды, урман кискәндә агач астында калып, бер бөерен кисеп алдылар. Тешләр коелу, ашказаны язвасы, ирлек көчен югалту кебек вак-төякләрне санап та торасы түгелдер инде. Тәмам кешелектән чыгардылар аны. Тормыш тәмен югалтты ул, үткәннәрен онытты, киләчәк кызыксындырмады. Бәлки, муенына бау да салган булыр иде, ләкин күңеленең иң төпкелендә бер куз сүнәргә теләми һаман көйри: Матильда!.. Аны уйлап яшәде ул, дога урынына исемен кабатлады, йоклый алмый интеккәндә, төннәр буе аның белән сөйләшеп чыкты. Бергә булган һәр мизгелне кадерләп хәтерендә саклады, кат-кат яңартты, аны