Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

тулы, сәрхушлар, хәерчеләр баскан урамнарны айкады. Кайчан булса да бер котылырбыз бу сазлыктан, кешеләрчә яши башларбыз дип, чынлап торып ышана иде ул. Хыяллар тормышка ашсын өчен, акча, күп акча кирәк иде шул. Югары белеме булган Шәүкәт бар сәләтен эшкә җигеп газ, нефть тирәсенә елышты, ал белми, ял белми, вакыт белән исәпләшми, күп югалтуларга барып, ул акча чылтырап агып торган могҗизалы чишмәгә якынлашу бәхетенә иреште. Зур оешманы йодрыкка йомарлап тоткан кешеләр белән уртак тел тапты, кирәк булгач, адәм баласын чебен урынына да күрмәгән, төрмәне туган йортлары итеп исәпләгән башкисәрләр белән дә дуслашты. Ниһаять, аңа да бәхет ишекләре ачылды. Ул да зур акчалар арасына барып керә алды. Азмады, танавын күккә чөймәде, хатын-кыздан качты, һәрвакыт ялгыш басудан сак булды, нәфесенә ирек бирмәде һәм берничә елдан соң, юлларын табып, чит ил банкларына бар акчасын күчертә алды. Артыгы кирәкми иде аңа, чамасын белеп тотса, балаларының балаларына калырлык капитал җыелган иде. Башың эшләсә, монда да малны эшкә кушып, булганны икеләтә арттырырга мөмкин. Шуңа да сузмады Шәүкәт, ут белән шаярмады, вакытында тыелып, итәген-җиңен җыеп, тавыш-тынсыз гына бу каһәрләнгән илдән китеп барды. Ике-өч кенә көн әле аның бу җәннәткә аяк басуына. Башкалар кебек ул «Америка!» дип авыз суларын корытмады, «Париж!» дип төннәр йокламый үрсәләнмәде, сайлаган иле Греция иде. Зур-зур шәһәрләр кызыктырмады Шәүкәтне, тыз-тыз чабулардан ул болай да гарык булган, теләсәң кайчан барып күрергә була, акчаң гына җитсен. Диңгез буенда берәр уртакул вилла сатып алу, ышанычлы бизнеска акча салу, яшеллек уртасында, диңгез буенда үз җаен җайлап урнашу иде аның теләге. Тора-бара күңеле якын күргән яр табып гаилә корыр, балалар үстереп, сәяхәт итәр, сәнгать белән кызыксыныр, диңгездә су коеныр. Тагын нәрсә кирәк кешегә? Юк, аңа күп кирәкми, мин-минлеге дә чамалы, дөньясын шаккатырырга да уйламый ул. Әйдә әнә башкалар күкрәк суксын, дан тауларына үрмәләсен яисә Рәсәйдә капитализм төзесен, ул үзенә кирәген алган инде. Уйласаң, бер дә гаделлек юк бу җирдә. Монда яшәгән кеше туганда ук бәхетен кесәсенә салып туадыр. Ел әйләнәсе җәй, җиләк-җимеше алдыңа өзелеп төшәм дип тора, корыган ботакны җиргә кадасаң, иртәгә яфрак ярып, берсекөнгә чәчәк атар, эшләсәң, уч тутырып акчасын бирәләр. Үтә бәхетлерәкләренең ата-анасы төп байлыктан тыш фабрика-завод сыман нәрсә васыять итеп тә калдыра. Ә бит тегендә бүген туган бала бәхетсезләрнең бәхетсезе, артык тамак кына. Тәмам асты өскә килгән ил туган иле булачак, тагын бераз түз, бил каешыңны тагын кыса төш дип, картайганчы бушка эшләтәчәкләр үзен. Алда ачлык вә ялангачлык. Биредә инде Шәүкәтнең булачак балаларына андый куркыныч янамый. Бу җирләрдә кайчандыр яшәгән Сократ, Платон, Аристотельләр эзләре калган. Сәнгать, фән, законлылык бишеге бу ил. Аның балалары да белемле, тәрбияле, акыллы, мәрхәмәтле, намуслы булырлар, кеше кешегә туган дип ныклы инанып яшәрләр. Әтиләре кайчандыр аларның киләчәге өчен үзенең принципларын аяк астына салып таптап, бераз урлашып алган икән, анысын беркем дә белмәс. Аның