Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

яңакка ялтыратса ялтыратыр иде. Ә ул йомшарды да төште, бөтенләй онытып җибәрде башта корган планнарын. Ояты ни тора, үзен яшь баладай хис итте бит, күз яшьләрен түгеп елады, үпкәләп кыланды, аны башыннан сыйпап, әкият сөйләп, чак тынычландырып йоклаттылар. Гарьлеге ни тора! Менә хәзер керсәң, Матильда уенлы-чынлы сорап куяр кичә сөйләгәннәр турында. Әллә өйгә кереп тормыйча машинаны караштырсынмы? Юк, өс-башны барыбер алыштырырга туры килер. Койрыгын бот арасына кыстырган эттәй, үзен гаепле сизеп, Рәмил моңсу гына өйгә үтте. Каршысына бәләкәй тәпиләре белән тып-тып басып Гарсия йөгереп килде. Күтәреп алганда суык куллардан кытыгы килеп шырык-шырык көлде. Ә Матильданың йөзендә ник бер тамчы ризасызлык күренсен.

      – Кайда югалдың, Рәмил? Ә без сине көтәбез, көтәбез… – дип шелтәләп алды, үз итеп, тагын шаккатырды әле Рәмилне. Ялт иттереп өстәлгә теге вино шешәсен китереп утыртты.

      – Төзәл, – диде, ягымлы елмаеп, – хәлең авыр күренә.

      Ике әйттереп тормады Рәмил, ясалган чәйне кире бушатты да шул чынаякны тутырып кабул итте. Агуы да, даруы да шул инде. Күп тә үтмәде, күзләренә нур керде Рәмилнең, маңгайлары тирләп чыкты. Чәйдән баш тартты ул, икенче якка чыгып, мендәргә башын терәп торды. Матильда бу якка чыгып утырды, нәрсәдер тегәргә тотынды, малай, Рәмилнең аяклары арасына кереп утырып, ду-ду килеп, үз уенында онытылды. Шул чакта Рәмилгә кеше ышанмастай уйлар килде. Ул үзенең иң якын кешеләре арасында икән бит. Кеме бар аның? Кем тагын аны үз итә? Менә шушы хатыннан башка кем аны хөрмәт итә, кешегә саный, аңа ярарга тырыша, аны кадерли? Күптән аерылган туганнарыннан якынлык өмет итәсе түгел, һәрберсенең үз дөньясы, үз кайгысы. Очраша калсалар, исәнме-саумыдан узмый. Авыр хәлдә кал йә чирләп кит, хатыны борылып та карамаячак. Менә инде, яшә-яшә дә барып сыеныр, кайгыңны уртаклашыр кешең дә булмасын, имеш. Ерткычлар да әнә төркем-төркем булып яши. Ә Матильда тыңлаучы кеше барлыгына шатланып үзенекен сөйли:

      – Минем әбием бар иде элек яшәгән җиребездә. Карт иде инде ул, әллә йөз яшьләр булгандыр үзенә, йә күбрәктер дә. Менә аны кәрт ача дип әйтсәң дә була. Бер генә карый, барысын да дөп-дөрес әйтеп бирә: үткәнен дә, киләчәген дә. Бездә кызларны бәләкәй чактан ук өйрәтәләр төрле ырымнарга, кәрт ачарга, бераз алдашырга да. Мин дә беләм, телисеңме, сиңа да ачам. Ярар, соңыннан, әби турында сөйли идем бит әле. Менә ул миңа да кәрт ачты. Энәсеннән җебенә кадәр тезеп китте, әйтерсең укып бара минем тормыш юлын, ничек, кемгә кияүгә чыгуымны, улым туачагын – барысын-барысын әйтте. Ул әби, дөресен әйтсә дә, мәрхәмәтсез әби иде. Менә мин үзем, бүтән чегән хатыннары да шулай, кәрт ачканда барысын да әйтеп бетермибез. Әйтик, кешегә карга тугызлы туз белән тәңгәл төште ди, нигә мин кешегә начар язмыш юрыйм, мин шомартам, шуннан, фәләннән сак булырга кирәк, дим. Мин дөресен әйтсәм, ул үзгәртә аламы берәр нәрсә? Алдан утка салудан кемгә файда? Ә миңа әби барысын яшерми әйтеп бирде, хихылдап көлә-көлә, бармакларын селеккәләп… Сине ирең ташлап китә, диде, каркылдаганы кабул булды карганың.