Карим Кара

Ак күгәрчен, күк күгәрчен


Скачать книгу

нәрсә түгел иде», – дип, үзенә дә бүлде. Тавыш-тынсыз гына эчтеләр: Рәмил, иякне түшәмгә күтәреп, чәркәне каплап кына куйды, Матильда бер-ике йотудан үтмәде. Тегесен-монысын капкалаган арада, бала утырып ялыкты, иркәләнеп ялтыр-йолтыр кәнфитләрне бәләкәй учларына тутырды да үз почмагына сыйланырга китте. Икенчесен Рәмил үзе салды, нәрсә яшерергә, эчүне күтәрә алмый ул: йөзе бурлаттай кызарып чыга, күзләре төс югалта, үзе аңкы-миңкегә әйләнә, тирә-як дөнья үзгәрә аның өчен. Кешеләр яхшы булып күренә башлый, бертуктамый сөйләшәсе килә. Мондый кондициягә җитүнең дәвамы ике төрле була: кунак-фәләндә Мәймүнәсе белән утырса бетте инде, өстәл астында аягын изгәли, кулы җиткән урыннардан чеметә: «Эчмә башка, хайван, аяклы каза, җирбит, ыстрам, подлец…» дигәнрәк сүзләр белән колакны ашый. Түзә Рәмил, түзә, кеше алдында нишләсен, аның да әзрәк күңелен күтәрәсе килә бит, эшлә дә эшлә, имеш, сирәк-мирәк бәйрәм дә кирәк кешегә. Җаен табып, тагын бер-ике чәркә түнтәрә ул. Азагы фаҗига белән тәмамлана. Туздырып алып чыгып китә дә юл буена игәүли хатыны, кайткач йокы күрсәтми котыра. Тәмам талашып, бер-берсен күралмас хәлгә җитеп туктыйлар. Шуны шәйләгәне бар Рәмилнең, гәүдәгә таза хатыны чәркәләр күтәргәндә аннан калышмый, ник бер күзенә чыксын үзенең, мәгәр ирне хурлапмы-хурлый инде, миңгерәү ясый. Монысы ир белән хатынның хәмер кергәндәге тормышы, ә иптәшләре белән җыелышкан чакларда Рәмил туйганчы сөйли, күңелен бушата, тыңлаучы гына булсын. Иске гадәт онытылмый диләрме әле, бүген генә Рәмил үзгәрмәде шул. Өч чәркәне бушатып, артыннан голкылдатып ярты чынаяк сыра йотып куйган иде, башы буталды, өйрәнгән роленә керде.

      – Беләсеңме, Матильда, яратам мин чегән халкын. Бик әйбәтләр алар, еш уйлыйм мин алар турында, – дип башлап китте ул, ике терсәген дә өстәлгә салып, савыт-сабага урын да җитми башлады, аракы үзенең эшен эшли ул, иблис токымы! – Менә син уйлый торгансыңдыр инде, фәлән-фәсмәтән, бу шофёрны кешегә чутлап торырга дисеңдер. Алай түгел ул, Матильда, түгел, менә болай бит ул. Мин примерный шофёр гына дисеңме. Минем образование, югары белем бар, миңа инженер оклады белән беләсеңме күпме түлиләр? – дип, бармакларын селки-селки тузга язмаганны тезде ул. – Мин бит болай гына руль артына утырып чыктым, тәҗрибә үткәрәбез. Бик тә секретный бер тимер куелган минем машинага. Әйе. Мин бит иң яшерен оешмада эшлим, тсс, шым, шым бул. Сиңа гына әйтәм. Белдеңме инде минем кем икәнне? – дип сайрапмы-сайрады исерек баштан рәте-чираты булмаган уйдырмаларны. Ир-ат эчеп алдымы, ул гади кеше булып кына кала алмый инде. Акыллы да ул, талантлы да, Алып батырдай гайрәтле дә алар. Бигрәк тә үзләрен дәүләт күләмендә мөһим эш башкарган мәшһүр шәхес итеп сурәтләргә яраталар. Тик нигәдер гел генә таныклыклары үзләре белән булмый. Рәмил дә шулар калыбыннан, ни әйтәсең. Матильда түземле генә ирнең әкиятләрен тыңлады, эһ тә димәде, артык фәстереп-купайтып җибәргән җирләрендә тыйнак кына көлеп тә алды, Рәмилнең йөзендә серлелек күренсә, ул да сүзсез калды. Кеше ышанмас, мәгәр бик игътибарлы тыңлаучы иде хатын. – Нишләп әле мин