Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

белән бәйләнгән.

      Русчадан татарчага тәрҗемәдә дә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, саклана. Дөрес, кайчакта төрле сәбәпләр аркасында рус җөмләләре, бигрәк тә озын, катлаулы җөмләләр, кирәксезгә бүлгәләнеп бирелә, һәм нәтиҗәдә оригиналдагы фикернең диалектик бердәмлеге, органик бәйләнеше йомшара, бөтенлеге, эзлеклелеге бозыла, шулай ук төп нөсхәнең ритмы, интонациясе бирелеп җитми. Мәсәлән: В ту ночь приехал я в Симбирск, где должен был пробыть сутки для закупки нужных вещей, что и было поручено Савельичу (А. Пушкин) дигән иярченле кушма җөмлә тәрҗемәдә бүлеп, ике мөстәкыйль җөмлә итеп бирелгән: Шул ук төнне Сембергә барып җиттем; кирәк-яракларны алу өчен, мин анда бер тәүлек торырга тиеш идем. Әйберләр алу эше Савельичка тапшырылган иде. Оригиналда кирәк-яраклар сатып алу эшенең Савельичка тапшырылуы турындагы фикер өстәмә рәвештә, сүз уңаенда гына әйтелә, ә төп фикер – яшь Гринёвның Сембергә китүе һәм анда бер тәүлек торырга тиешлеге. Тәрҗемәдә исә, что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмлә мөстәкыйль булып киткәнгә, икенчел дәрәҗәдәге, өстәмә фикер төп фикергә әйләнгән. Өстәвенә оригинал җөмләсеннән бүленеп чыккан җөмләләрнең икенчесе сүз барышындагы эзлеклелекне җуя, һәм ул җөмлә белдергән фикер белән алдагы җөмләдән аңлашылган фикер арасында органик бәйләнеш югала. Что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмләне кереш җөмлә итеп, оригинал җөмләсен бөтен килеш тәрҗемә иткәндә, әйтелгән җитешсезлекләрдән котылырга мөмкин. Ул чагында тәрҗемә мондый яңгыраш алыр иде: Мин ул көнне Сембергә барып җиттем, анда кирәк-яраклар алу өчен (бу эш Савельичка тапшырылган иде), бер тәүлек торырга тиеш идем.

      Шуны ачыклап әйтергә кирәк: тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау принцибының хәрефкә-хәреф тәрҗемә белән бернинди уртаклыгы юк, чөнки ул оригиналның синтаксик структурасын тәрҗемә теленә күчерүне һәм хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүне мәҗбүри итеп куймый. Монда сүз билгеле бер телдәге җөмлә белдергән мәгънәне икенче телгә җөмлә рәвешендә күчерү турында бара. Ул ике җөмләдәге сүзләр төп мәгънәләре белән бер-берсенә бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин. Ләкин тәрҗемә телендәге җөмлә гомуммәгънәсе буенча оригинал телендәге җөмләгә туры килергә тиеш.

      Шулай итеп, без тәрҗемәнең төп берәмлеге – җөмлә, һәм тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, сакланырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Ләкин бу кагыйдәнең чыгармасы да бар. Эш шунда: телләр төзелешендә специфик үзенчәлекләр булу сәбәпле, кайчак оригинал җөмләсен, мәгънәгә зыян китермичә һәм тәрҗемә теле нормаларын бозмыйча, бөтен килеш саклап булмый. Шунлыктан аны бүлгәләп тәрҗемә итәргә туры килә.

      Русчадан татарчага тәрҗемә практикасында була торган оригинал җөмләсен бүлеп тәрҗемә итү очракларының кайберләре рус, татар телләренең синтаксик төзелешендәге, аерым алганда, иярченле кушма җөмләләр структурасындагы специфик үзенчәлекләр белән бәйле. Әйтик, рус телендәге который, чей, где теркәгечләре ярдәмендә төзелгән иярченле кушма җөмләләр