Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

кешеләргә шатлык китерүдә, хыялларын тормышка ашыруны тизләтүдә («Т. х.»).

      Ләкин оригинал конструкцияләрен кушып тәрҗемә итү белән мавыгырга ярамый. Югыйсә бу теманың башында ук әйтелгән принцип – оригинал җөмләсе мөмкин булганча сакланырга тиеш дигән принцип – бозылачак.

      ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

      Төрле телләрдәге сүзләрнең гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлары һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы

      Сүзләрне тәрҗемә итү ысуллары төрле телләрдәге үзара тәңгәл сүзләрнең башка берәмлекләр белән бәйләнешендәге лексик мәгънәләренең үзенчәлекләренә нигезләнә.

      Аларның төп мәгънәсендәге даими тәңгәллеге яки тәңгәл булмавы һәм бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә эквивалентлыгы яки эквивалент булмавы турыдан-туры сүзгә һәм аның лексик мәгънәсенең билгеләренә бәйле.

      Сүзнең асылын ачып бирү аның грамматик һәм лексик мәгънәләрен билгеләү өчен нигез булып тора.

      Сүзнең лексик мәгънәсе төп ике фактор белән билгеләнә. Беренчесе – сүзнең предмет һәм күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләре чагылыш таба торган төшенчә белән бәйләнештә булуы. Икенче фактор – һәрбер сүз телнең башка элементлары белән шундый мөнәсәбәтләрдә була: ул мөнәсәбәтләр әлеге сүзнең теге яки бу күренешләрне билгеләү өчен кулланылыш мөмкинлекләрен һәм аның башка лексик берәмлекләр белән бергә килә (бәйләнешкә керә) алуын хәл итә.

      Сүзнең мәгънәләрен әлеге факторларга нигезләнеп билгеләү төрле телләрнең сүзләрен чагыштырып өйрәнүдә, аларның гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатларын ачып күрсәтүдә һәм тәрҗемә мәсьәләләрен дөрес хәл итүдә зур роль уйный.

      Төрле тел сүзләренең охшаш, бертөрле лексик-семантик сыйфатлары барыннан да бигрәк аларның туры, ягъни төп, беренчел, бәйсез, номинатив мәгънәләрендә чагылыш таба. Һәм киресенчә, үзара бәйләнештәге телләр сүзләренең аермалы лексик-семантик үзенчәлекләре, нигездә, күчерелмә, ягъни икенчел, фразеологик һәм синтаксик яктан бәйле, экспрессив-синонимик мәгънәләрендә чагылыш таба.

      Сүзләрнең номинатив мәгънәләре – нигездә, предмет, сыйфат, эш-хәрәкәтләрне һ. б.ны атау өчен файдаланыла торган мәгънәләр. «Сүзнең номинатив мәгънәсе, – дип яза В. В. Виноградов, – аның башка мәгънәләренең һәм кулланылышларының терәге һәм иҗтимагый аңлаешлы нигезе».

      Сүзнең лексик мәгънәләренең бу төрләре үзара бәйле, бер-берсенә керешәләр һәм берсен берсе тулыландыралар. Шуның өчен дә төп һәм номинатив мәгънәләрне, гадәттә, гомумиләштереп, номинатив мәгънә дип атыйлар, һәм аннан чыганак һәм номинатив мәгънәләр аңлашыла.

      Нәкъ менә шушы – барыннан да күбрәк парадигматик һәм барыннан да азрак синтагматик яктан нигезләнгән төп номинатив мәгънә аркасында, төрле телләрнең семантик структуралары еш кына туры килми торган күп мәгънәле сүзләрен чагыштырып була. Д. Н. Шмелёв әйткәнчә, «бер телдәге сүзнең икенчел мәгънәләре икенче телдәге сүз үрнәгендә бу сәбәпле барлыкка килергә мөмкин: