Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

белән генә эш итү аркасында, беренчедән, мәгънә хаталары китә, икенчедән, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, кытыршы әйләнмәләр, ясалма сүзләр барлыкка килә. Моңа мисаллар күп:

      Сафин Илдарның һәм Әхмәтҗанов Альбертның мәкерле хәрәкәтләре барып чыкмый («Т. х.»); – Рейган, – диде ул шул ук программа буенча ясаган чыгышында, – мондый хәрәкәтләр өчен шәхси җаваплы, һәм ул аларны туктатырга тиеш («В. Т.»). Бу җөмләләрдә хәрәкәт сүзе дөрес кулланылмаган, ялгыш мәгънә нәкъ шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Действие сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе – кешенең гамәлләре, эшләре, икенчесе – физик җисемнәрнең, кеше әгъзаларының, бөҗәкләр һ. б.ның төрлечә хәрәкәтләнүе, нинди дә булса энергия сарыф ителү. Беренче мәгънә татар телендә эшләү, эш сүзләре белән, икенчесе хәрәкәтләнү, хәрәкәт сүзләре ярдәмендә белдерелә. Китерелгән җөмләләрдә действие беренче мәгънәдә – кешенең аңлы эше мәгънәсендә кулланыла, һәм аны татарчага эш сүзе белән (мәкерле эшләре, мондый эшләр өчен) бирергә кирәк иде. Тәрҗемәченең бу очрактагы хатасы – действие сүзенең контексттан аңлашыла торган мәгънәсен исәпкә алмауда һәм ул мәгънәне төгәл бирерлек сүз тапмауда.

      Мәгълүмат чараларында да, башка төрле материалларда да дистәләрчә еллар буе кисәтү сүзе актив кулланылып килә. Бу – предупредить сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе.

      Предупредить сүзенең дә берничә мәгънәсе бар. Берсе – кешене нәрсәдән булса да кисәтү, саклау, нәрсә турында булса да алдан хәбәр итеп кую. Мәсәлән, баланы, шырпы белән уйнамасын өчен, ут чыгу ихтималы барлыгы турында кисәтеп кую. Икенчесе – алдан күрелгән чаралар ярдәмендә нәрсәне дә булса, мәсәлән, берәр төрле авыруны булдырмый калу. Өченчесе – берәр хәл булганчы, нәрсәне булса да алдан эшләп өлгерү, мәсәлән, берәр вакыйга булганчы, тиешле әзерлек күреп өлгерү. Татар телендә бу мәгънәләрнең һәркайсын белдерерлек аерым чаралар бар. Ләкин кайбер тәрҗемәчеләр, күпчелек очракта сүзнең мәгънәләрен ачыклап һәм тиешле тәңгәллеген эзләп тормыйча, һәрвакыт бер сүз – кисәтү сүзе белән генә эш итәләр. Мәсәлән: Һава торышына бәйле чирләрне кисәтүдә төрледән-төрле физиотерапия процессларыннан да шәбрәк чара юк («В. Т.»); Төп максат – хокук бозуларны кисәтү («В. Т.»). Беренче җөмләдә чирләрдән саклануда, икенчесендә хокук бозуларны булдырмау дисәң, татарча дөресрәк булыр иде.

      Учиться сүзенең мәгънәләре татар телендә уку һәм өйрәнү сүзләре белән бирелә. Әмма кайбер каләм ияләре бу хакта онытып җибәрә: Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнә башлаганчы, башта моңа укырга кирәк («В. Т.»). Тексттан аңлашылганча, монда сүз өйрәнү турында бара, димәк, өйрәнергә кирәк булырга тиеш.

      Рус телендәге сократить сүзе кыскарту, киметү, азайту мәгънәләрен белдерә, һәм аларны татарча шул сүзләр белән бирергә кирәк тә. Ләкин соңгы вакытларда матбугатта һәр очракта да кыскарту сүзе кулланыла: Күп санлы хезмәткәрләрне кыскарта башларга мөмкиннәр («В. Т.») (дөресе – киметә (азайта) башларга мөмкиннәр); Мәктәпләр кыскаргач, авылда төпләнгән укытучы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була («М.