Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

әйберләрнең зурлыгын белдерә. Димәк, крупный сүзенең мәгънәсе эре сүзенекенә караганда киңрәк: крупное зерно – эре орлык; крупный картофель – эре бәрәңге; крупный завод – зур завод; крупный город – зур шәһәр; крупный учёный – зур галим. Кайбер тәрҗемәчеләр, рус һәм татар телләренең бу үзенчәлеген исәпкә алмыйча, русча крупный сүзен татарчага эре дип тәрҗемә итәләр. Нәтиҗәдә татарча табигый булмаган әйләнмәләр барлыкка килә: эре дәүләт, эре предприятие, эре төзелеш, эре объект, эре шәһәр, эре завод һ. б. Ләкин әлеге сорауларга җавап бирүчеләр Япониянең мода һәм стиль буенча Көнбатыштагы эре илләрдән артта калуын да таныйлар («Ш. К.»). Көнбатыштагы зур илләрдән кирәк иде, әлбәттә, татарча эре һәм вак ил була алмый, бәлки зур яки кечкенә ил генә була.

      Ә иң мөһиме – кешеләр арасындагы аралашу, милли бердәмлек. Боларның бәһасе юк («Ш. К.»). Бу текстта, беренчедән, стиль кытыршылыгы бар: арасындагы аралашу. Ләкин безнең хәзерге темага караганы һәм аңлашылмый торганы Боларның бәһасе юк җөмләсе. Ул алдагы җөмләдән ясалырга тиешле нәтиҗәнең капма-каршысын бирә: кешеләрнең бер-берсе белән аралашуының, милли бердәмлекнең бәһасе юк, ягъни кирәге, кадере юк булып чыга. Алай булырга тиеш түгел, әлбәттә. Хата – бесценный сүзен ялгыш, механик рәвештә тәрҗемә итүдә; бәһасе юк түгел, киресенчә, бәһасе чиксез (зур) булырга тиеш. Шул ук хата бу җөмләдә дә бар: Рафик абыйның куйган хезмәтенең бәһасе юк (радио). (Рафик абый хезмәтенең бәһасе чиксез (бик зур) кирәк).

      Телебезнең лексик-семантик нормалары кайчакта сүзләрнең (татар теленең үз сүзләренең) ялгыш мәгънәдә кулланылуы аркасында да бозыла. Мәсәлән, без гомер-гомергә кече калибрлы винтовка дигән спорт коралын белеп, күреп яшәдек. Әмма беребезнең дә нигә кече калибрлы соң ул дип уйлаганы булмагандыр. Баксаң, кече сүзе бу урында бөтенләй ялгыш кулланыла икән ләбаса. Чөнки кече, олы сүзенең антонимы буларак, гадәттә, яшь ягыннан кимрәк (түбәнрәк) булуны аңлата: олы абыем, кече абыем, олы апам, кече апам һ. б. Димәк, кече сүзенең винтовкага бернинди мөнәсәбәте була алмый. Кече калибрлы винтовка атамасындагы кече сүзе мелкокалиберная винтовка терминындагы мелкий сүзен ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп кергән булса кирәк. Аның татарча дөрес исеме вак (яки кечкенә) калибрлы винтовка булырга тиеш.

      Соңгы елларда телебездә иске яңа ел дигән сәер әйтелмә урнашып бара. Ул – рус телендәге старый новый год тәгъбиренең уңышсыз калькасы: яңа ел иске була алмый (аның русчасы да табигый түгел): Быел иске яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена (радио) (дөресе – искечә яңа ел).

      Атабай кешеләренең тормыш хәле, көнкүреше турында бик нечкәләп сорашты («Ш. К.»). …бик җентекләп сорашты булса, татарча дөресрәк булыр иде.

      Бер сарыктан йон кыркып алу 2,4 килограммнан 4,9 килограммга кадәр артты (газета). Бу җөмләдә йон кыркып алу дөрес кулланылмаган: халыкта бу тәгъбир йон алу дип йөртелә. Аннары монда кадәр сүзе дә артык. Ул текстка рус телендәге до предлогын хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүдән килеп кергән.

      «Победа»да буаз сыерлар өчен тудыру бүлеге яхшылап ремонтланган