Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

«татарчалаштырып» атау да үзен акламый: премия ул бүләк түгел, лауреат та ия түгел; премия лауреаты – тезмә интернациональ термин.

      Кайбер каләм ияләренең киң кулланылыштагы интернациональ һәм рус алынмаларын ясалма сүзләр белән: компьютерны – санак, вертолётны – боргалак, менюны – сайлак, принтерны – басак, тонерны – буяу, клавиатураны – төймәсар, картриджны буяк дип атарга тырышулары бүгенге көн таләпләренә һич кенә дә җавап бирми.

      Икетеллелек шартларында иҗат итүче язучыларга алынма сүзләр кабул итү мәсьәләсендә фәнни хезмәтләрдә яктыртылган әһәмиятле фикерләрдән хәбәрдар булу зарур. Татар телендәге рус алынмаларын махсус җентекләп өйрәнгән күренекле галим Ә. М. Ахунҗановның «Русские заимствования в татарском языке» дигән монографиясеннән бер өзектәге фикерне бәян итик. Ул, татар теленә рус сүзләрен дүрт очракта алырга мөмкин, ди:

      1) туган телнең үзендә чит тел сүзен бер сүз белән генә белдерерлек чара булмаганда;

      2) туган телдә чит тел сүзенә тәңгәллек өлешчә генә булганда, ягъни ул оригиналның барлык мәгънәләрен дә белдерә алмаса;

      3) күп мәгънәле чит тел сүзенең бер мәгънәсе туган тел сүзе белән бирелгәндә;

      4) чит тел сүзенең бер мәгънәсе алынма сүз белән тәгъбир ителсә.

      Беренче очракта Ә. М. Ахунҗанов мондый мисаллар китерә. Бүгенге көн өчен дә гыйбрәтле булганлыктан, без алардан файдаланырга булдык: отставка (бу сүзне Ф. Әмирхан да кулланган), практика, дисциплина, тенденция, инструкция, резолюция, стаж, тип, брак, процент, порция һ. б. Әгәр бу сүзләрне телгә кабул итмәсәк, ди Ә. М. Ахунҗанов, стаж сүзен – хезмәттә үткәрелергә тиешле вакыт, бракны – бозык, эшкә ярамый торган әйбер, типны – бер группа әйбернең сыйфатларын җыйнаган төп форма, процентны – нинди дә булса санның йөздән бер өлеше, порцияне – ризыкның бер өлеше, премия сүзен нинди дә булса эштәге казанышлар өчен бүләкләү дип әйтергә туры килгән булыр иде.

      Аңлашыла ки, болай хәрефкә-хәреф тәрҗемә итсәк, күп кенә җыйнак, төгәл рус алынмаларын озын, кытыршы, уңайсыз әйләнмәләр белән алмаштырырга туры килер иде.

      Андый алынма сүзләр турында заманында Ф. Энгельс болай дип язган: «Күпчелек очракта гомумкабул ителгән фәнни-техник терминнарны тәшкил иткән чит тел сүзләре, тәрҗемә ителә торган булсалар, кирәк тә булмаслар иде. Димәк, тәрҗемә мәгънәне боза гына, ачыклыйсы урында буталчыклык кына кертә».

      Гарәп һәм фарсы алынма сүзләре

      Узган гасырның 90 нчы елларында булган социаль-тарихи үзгәрешләргә бәйле рәвештә татар теленең сүзлек составында да кайбер үзгәрешләр башланды. Хәзер телебездә, шул исәптән тәрҗемә телендә дә, рус алынмаларын, шулар белән бергә халыкара сүзләрне дә, татар теленең искергән яки искерә барган сүзләре, шул исәптән гарәп-фарсы алынмалары белән алмаштыру тенденциясе чагылыш таба.

      Бу күренешнең уңай ягы белән бергә тискәре ягы да бар. Уңай ягы шул: татар теленә рус сүзләренең күп үтеп керүенә саклык, чама хисе белән карый башладылар. Тискәре ягы шунда: туган телне сафландырырга, чит тел сүзләреннән