Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

кысаларында эшләгәнлектән, кызганычка каршы, кайчак бик җентекләп эшләргә туры килә («В. Т.»). Мондагы кызганычка каршы сүзен төшереп калдырсаң да, мәгънәгә зыян килмәячәк, җөмлә исә татарча табигый яңгырашлы булачак.

      Әйтергә кирәк, к сожалению әйтелмәсен кызганычка каршы дип тәрҗемә итү гомумән дөрес түгел, чөнки анда кызгануга караганда үкенү (үкенеч) мәгънәсе күбрәк. Шуңа күрә к сожалению сүзе белән төзелгән җөмләләрне татарча шунысы үкенеч(ле) формасында тәрҗемә итү төгәлрәк булыр иде.

      Оригинал теленең һәр сүзе тәрҗемә телендә аерым сүз белән бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер еш кына татар теленең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә.

      Беренче елларда шалкан чәчеп үстергәннәр, ә соңга таба бөртеклеләр игә башлаганнар («Т.»). Монда бөртеклеләр сүзе рус телендәге зерновые сүзенең калькасы булса кирәк. Һәр сыйфат исемгә әверелми. Бу очракта да бөртекле культуралар яки иген дисәң, татарча булыр иде.

      Мәгълүмат чараларында бик еш кулланыла торган эшчәнлек, эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен алып карыйк. Алар – рус телендәге деятельность, труженик сүзләренең уңышсыз калькалары.

      Деятельность – работа сүзенең синонимы. Әмма тәрҗемәче работа сүзен, курыкмыйча, эш дип тәрҗемә итсә дә, деятельность сүзен эш дип тәрҗемә итәргә кыймыйча, деятельность сүзенә ияреп, махсус сүз ясаган: деятельный – эшчән тәңгәллегенә таянып, эшчәнлек сүзен төзегән.

      Яңа сүз ясау – бигрәк тә чит тел сүзенә нигезләнеп ясау – тыелган эш түгел, әлбәттә. Әмма бәла шунда: безнең кайбер каләм ияләре, яңа сүз белән мавыгып, туган телнең үз сүзләрен оныта, санга сукмый башлыйлар; эшчәнлек белән дә шул хәл. Аны кайбер язучылар урынлы-урынсыз куллана. Мәсәлән, күп эшләр эшләгән яки зур эшләр башкарган дип әйтәсе урында зур эшчәнлек күрсәткән дип яза газета: Ул мәгърифәт өлкәсендә дә зур эшчәнлек күрсәткән («Т. я.»).

      Тырыш, эшчән кеше мәгънәсендә эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен куллану исә туган телебезнең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә: татар теленең сүз ясалыш кагыйдәләре буенча эшчән, хезмәтчән сыйфатларыннан исемнәр ясалмый: Безгә бик эшчән (хезмәтчән) кешеләр килде дип әйтеп була, ләкин Безгә эшчәннәр (хезмәтчәннәр) килде дип әйтелми.

      Хезмәтчел сыйфаты да исемләшми: хезмәтчел кеше, хезмәтчел халык дип әйтеп була, ләкин кеше(ләр) мәгънәсендә хезмәтчел(ләр) дип әйтелми. Әмма кайбер журналистлар бу кагыйдәләр белән исәпләшеп тормый.

      «Вахитов» исемендәге кооператив хуҗалык хезмәтчелләре шушы көннәрдә яшь производствочыларны армиягә озаттылар («Ә. т.»).

      Бу көннәрдә ферма эшчәннәре, хуҗалык елын уңышлы төгәлләү өчен, барлык көчләрен куялар («А. оф.») (дөресе – ферма эшчеләре).

      Шунысы үкенечле: туган телнең лексик-семантик нормалары бозылу күренешләре, очраклы яисә вакытлыча гына булып калмыйча, матбугат битләрендә дистәләрчә еллар буена ныклы урын ала бара. Шундыйлардан татар телендәге сүз ясалыш нормаларына туры килми торган сөтчелек (товарлыклы-сөтчелек)