Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

белән 1952 елда басылып чыга; Татар гимназияләре, көллиятләр (колледжлар) ачыла («М. җ.»); Гали әфәнде – 40 тан артык патент һәм кәшеф (уйлап табу) авторы («Ф. т.»); Төрле сәүдә нокталары булдыру мәсьәләсен кәшефчелек итәргә кирәк; Тән сату белән шөгыльләнүчеләр рәкыме (саны) 5 тән алып 20 гә кадәр җитә (газета).

      «Заводым – горурлыгым» дигән шигарь астында узган смотр 500 ләп мотор төзүчене сәхнәгә күтәрде («В. Т.»). Шигарь – лозунг дигән сүз. Ләкин аны хәзер беркем дә аңламый, шулай булгач, татар телендә күптән кулланылып килгән һәм һәркемгә яхшы аңлаешлы лозунг сүзен аңлашылмый торган гарәп алынмасы белән алмаштыруның кирәге юк.

      Җәсәде туган авылы зиратында дәфен ителде («Ш. К.») (күмелде яки җирләнде кирәк).

      Тутыя табутлар еш кайтып тора («А. оф.») (цинк табутлар аңлаешлырак булыр иде).

      Халыкара архитекторлар түбәндәге проектларны ясап тәкъдир иттеләр («Т. я.»). Монда сүз презентация турында бара; тәкъдир итү – башка мәгънәдәге сүз (дөресе – тәкъдим иттеләр).

      Әнфисә Григорьевна педагогика көллиятен уку елына әзерләде, яңа талиб һәм талибәләр кабул итте («Ш. К.»). Көллиятне – колледж дип, талиб һәм талибәләрне студентлар дип атасак, дөресрәк булыр иде.

      М. Шәймиев фәрманы нигезендә әлеге район башлыгы вазифаларын башкару Александр Тимофеевка йөкләнде («Т. я.») (указы нигезендә кирәк).

      Мәхкәмә залына аларны 18 көн дәвамында ач торганнан соң алып килгәннәр («М. җ.») (суд залына кирәк).

      130 елдан соң инкыйраз? («В. Т.»). Инкыйраз – үлү, бетү, регресс һ. б. Бу очракта мәгънәне төгәлрәк белдерә торган татар сүзләрен кулланырга кирәк иде.

      «Хокук һәм хәят» журналы редакциясе шурасы («М. җ.»). Шура сүзе Г. Тукай заманнарыннан бирле кулланылмый инде! …редакциясе советы кирәк.

      Гарәп-фарсы алынмалары мәсьәләсендә хәл ителәсе нәрсә – больница, клиника, госпиталь, профилакторий, амбулатория, поликлиника мәгънәләрендә йөри торган хастаханә, шифаханә, сырхауханә сүзләре. Монда буталчыклык хөкем сөрә: кайсысы нәрсә икәнлеген белү дә авыр, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Мәсьәләне сүзләрнең русча (халыкара) исемнәрен кулланып кына хәл итәргә мөмкиндер, мөгаен.

      Кайбер газеталарда бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр күреп гаҗәпләнергә генә кала:

      Ел йомгакларында ясалган докладлар барысы да фәнни югарылык кимәлендә язылган («М. җ.»); «Мәдәни җомга» гәзите «Батырша мулла һәм аның чоры» дип исемләнгән мәкаләләр шәлкемен тәкъдим итәргә ниятли («М. җ.»). Бу җөмләләрдәге кимәл һәм шәлкем сүзләре әдәби тел сүзләре исәбендә дә, сөйләм телендә дә, гарәп-фарсы алынмалары сүзлегендә дә, диалектологик сүзлектә дә юк. Шулай булгач, нигә кулланырга кирәк иде аларны газетада?!

      Урынсыз кулланылган рус сүзләре

      Телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус теле сүзләре кулланылу аркасында да бозыла. Гади сөйләм телендә һәм хәтта әдәби телдә дә – газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында – татар теленең тиешле төшенчәне белдерерлек