Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

сүзе белән алмаштыруның дөрес эш түгеллеге көн кебек ачык. Монда С. Фәйзуллин сүзләрен искә төшерү уңайлы булыр: «Көнчыгыш илләренә карата бөтен очракларда да аларның гарәпчә яки фарсыча исемнәрен сакларга кирәк дип кую дөрес булмас иде. Аларның күбесенең гарәпчә исемнәре безнең халыкка чит, һәм андыйларын русча формасында куллану уңайлырак».

      Рус телендә татарчага грамматик бәйләнеше үзгәртелмичә күчерелә торган тезмә ялгызлык исемнәре дә бар. Мәсәлән, Белорусский вокзал, Казанский собор дигән исемнәрнең компонентлары арасындагы бәйләнешне татарчалаштырып булмый, югыйсә оригиналның мәгънәсе үзгәрер иде: Белоруссия вокзалы дисәк, Белоруссиядәге вокзал, Казан соборы дигәндә, Казандагы собор мәгънәсе аңлашылырга мөмкин.

      Тәрҗемәдә рус телендәге кечерәйтү, иркәләү исеме формалары да саклана. Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты» романының татарчасында Павел да, Павка да, Павлуша да очрый.

      Ялгызлык исемнәрен тәрҗемә итү уңае белән, татар, төрки фамилияләрен язуда һәм укуда төрлелек хөкем сөрүен әйтеп китәргә кирәк: Навои – Нәваи, Ахмеров – Әхмәров, Гумеров – Гомәров, Ахметзянов – Әхмәтҗанов, Ахметҗанов, Хадиуллин – Һәдиуллин, Идиятуллин – Һидиятуллин, Салахов – Сәләхов һ. б. Татарча текстларда мондый фамилияләр татарча яңгырашлы итеп кулланылырга тиеш, әлбәттә.

      ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ

      Фразеологик чаралар телне бизиләр, җанлы, сурәтле итәләр. Сөйләмнең тотрыклы әйләнмәләрен тәшкил иткән фразеологизмнарда тел ияләре узган тарихи юл, халыкның милли үзенчәлеге чагылыш таба. Фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең кыенлыгы шуның белән аңлатыла.

      Фразеологизмнарны тәрҗемә итүнең катлаулылыгы төрле телләрдәге бердәй төп мәгънәле сүзләр башкара торган мәгънәви һәм стилистик вазифаларда (функцияләрдә) аерма булуга, шулай ук төрле телләрдәге андый сүзләр кергән әйләнмәләрдә аерма булуга нигезләнгән. Билгеле бер телгә хас әйтелмәләрнең специфик үзенчәлекле булуы нәкъ менә тәрҗемә иткәндә күренә дә инде.

      Фразеологик әйтелмәләргә саф фразеологик әйләнмәләр (берәмлекләр, сүзтезмәләр) һәм мәкаль-әйтемнәр керә. Дөрес, алар арасында берникадәр аерма бар. Мәкаль, фразеологик берәмлектән үзгә буларак, дидактик характерда була, логик эчтәлеге белән хөкемнән гыйбарәт, формасы буенча – җөмлә (ә саф фразеологизм – сүзтезмә). Ләкин мәкаль-әйтемнәр белән фразеологизмнарның уртак сыйфатлары аермалы якларыннан күбрәк: аларның икесе дә тотрыклы, бөтен әйтелмә; гомуми мәгънәне аерым сүзләр мәгънәләренең суммасы тәшкил итми. Фразеологизмнарга да, мәкаль-әйтемнәргә дә күчерелмә мәгънәлелек (метафоралылык), образлылык, экспрессив-тәэсирлелек (сурәтлелек-бизәклелек) хас.

      Фразеологик әйтелмәләргә канатлы сүзләр белән афоризмнар да якын тора. Шуңа күрә бу бүлектә сүз, фразеологизм, мәкаль-әйтемнәр белән бергә, алар турында да барачак.

      Фразеологик әйтелмәләр телдә, шул исәптән мәгълүмат