Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

тел фразеологизмнарындагы мондый зур гомумилекнең ике җирлеге бар. Беренчесе – фикерләү процессындагы төп элементлар барлык халыклар өчен дә бер. Шул исәптән төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмә һәм җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән. Бу исә кешеләр тормышындагы, аларның эшләрендәге, үз-үзләрен тотышындагы, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге күренешләрне табигать күренешләренә охшатуга, чагыштыруга, шулай ук кешенең бертөрле эшләрен икенче төрлеләре белән, бигрәк тә физик эшләрен акыл эшләре белән чагыштыруга кайтып кала. Реаль чынбарлык, табигать күренешләре барлык халыклар өчен дә, нигездә, бердәм һәм төрле телдә сөйләшүче кешеләрнең характерында, үз-үзләрен тотышында, мөнәсәбәтләрендә, яшәү рәвешендә уртаклыклар зур булганлыктан, боларның барысын да чагылдыра торган фразеологик әйләнмәләрдә дә гомуми сыйфатлар булмый кала алмый.

      Икенче җирлек үзара мөнәсәбәттәге тел ияләренең күптәннән дәвам итеп килә торган тыгыз бәйләнешләреннән гыйбарәт. Ул бәйләнешләр сәнгатьле фикерләүнең бердәм характерына нигезләнгән ике тел фразеологик гомумилекләренең артуына ярдәм итә.

      Гомумилек, барыннан да бигрәк, төрле халыкларда бердәй мәгънәле тотрыклы әйтелмәләр булуда күренә. Күп кенә халыкларда, хәтта бер-берсеннән бик ерак яшәгәннәрендә дә бер үк фикер, бер үк мораль белдерә торган мәкаль-әйтемнәр бар. Мәсәлән, һәр халыкта дуслыкка тугрылыклы булу, тату яшәү, гаделлек, тырышлык, акыллылык, батырлык, кыюлык, укымышлы, белемле булу, изгелек, ягымлылык һ. б. сыйфатларны белдерә торган образлы чаралар табарга мөмкин.

      Әйтик, ялгыз гына уңышка ирешеп булмый, бердәмлек кирәк дигән фикер рус һәм испан телләрендә: Бер карлыгачтан яз булмый; татар телендә: Бер тарыдан ботка пешми; данияле телендә: Бер җептән ситсы булмый; хакас телендә: Ялгыз агач җилдә тиз сына; бенгаль телендә: Бер чәчәктән яз булмый; гарәп телендә: Бер йон сакал түгел; кумык телендә: Бер таш стена түгел; абхаз телендә: Бер казыктан киртә кормыйлар; серб телендә: Бер имән имәнлек түгел; сингал телендә: Бер куак бакча түгел дигән мәкальләр белән белдерелә.

      Үзенә күрә эше, үзенә күрә дусты һәм иптәше дигән фикер татар телендә: Чиләгенә күрә капкачы; әфган телендә: Урманына күрә җиләге, агачына күрә җимеше; кытай телендә: Казанына күрә чүмече; корея телендә: Боравына күрә тишеге; вьетнам телендә: Җиренә күрә җимеше; тат телендә: Һәр корабның үз дулкыны; рус һәм немец телләрендә: Сәламе нинди, җавабы шундый дигән мәкальләр ярдәмендә тәгъбир ителә.

      Бер үк вакытта ике эшне эшләп булмый дигән фикер рус телендә: Берьюлы ике куянны куып булмый; татар телендә: Берьюлы ике көймә койрыгын тотып булмый; әфган телендә: Берьюлы бер итеккә ике аякны тыкмыйлар; чуваш телендә: Ике тәртә арасына берьюлы ике ат җигеп булмый; украин телендә: Берьюлы ике туйда биеп булмый; осетин телендә: Ике җәнлекне кусаң, берсен дә тота алмассың; немец телендә: Бер сугуда ике чебенне үтереп булмый; француз телендә: