Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

икенчесе тегендә (одна нога здесь, другая там); аяк астында җир яна (земля горит под ногами) һ. б.

      3. Кул (рука) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: кул күтәрү (поднимать руку); кул селтәү (махнуть рукой); кул кычыта (руки чешутся); кул җитми (руки не доходят); кулга ирек бирү (давать волю рукам); кулга өйрәтү (приучить к рукам); кул кушырып утыру (сидеть сложа руки); ике кулсыз калу (как без рук); кулдан-кулга (из рук в руки); кулы җиңел (лёгкая рука); уң кулы (правая рука); кулда тоту (держать в руках); кулга алу (взять в руки); алтын куллы (золотые руки); ярдәм кулы сузу (протянуть руку помощи); кул астында (под рукой); кулга эләгү (попадать в руки); кулы кыска (руки коротки); кулны бәйләү (связывать руки) һ. б.

      4. Тел (язык) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: тел әйләнми (язык не поворачивается); телнең сөяге юк (язык без костей); теле(-м, -ң) корысын (отсохни язык); уртак тел табу (находить общий язык); тел йоту (проглотить язык); теленнән тартып сөйләтү (тянуть за язык); телне тешләү (прикусить язык); тел кычыта (язык чешется); озын тел (длинный язык); усал телле (злой на язык); телеңә тилчә чыккыры (типун тебе на язык) һ. б.

      5. Күз (глаза) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: күзгә-күз (с глазу на глаз); күз алдында (перед глазами); күз уйнату (играть глазами); күзгә карау (смотреть в глаза); күз яна (глаза горят); күз йому (закрывать глаза); күзем күрмәсен (глаза бы (мои) не видели); күз ачыла (глаза открываются); күзгә ташлана (бросается в глаза); күзгә керү (лезть в глаза); күздән яшерү (скрывать от глаз) һ. б.

      6. Авыз (рот) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: авыз ачу (открывать рот); авыз томалау (затыкать рот); авызга карау (смотреть в рот); авызга алмау (в рот не брать) һ. б.

      7. Борын (нос) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: борын тыгу (совать нос); борын күтәрү (задирать нос); борын астыннан (из-под носа) һ. б.

      8. Муен (шея) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: муенга камыт кию (надевать хомут на шею); муен сындыру (сломать шею); муенга менеп атлану (садиться на шею); муенга асылыну (вешаться на шею) һ. б.

      Татар һәм рус телләрендә кешенең башка әгъзаларын (йөрәк, күкрәк, җилкә, арка, йөз, ирен, чәч, бармак, колак, маңгай, корсак, эчәк, үкчә һ. б.); хайван, кош-корт гәүдәсенең кайбер өлешләрен (койрык, канат һ. б.), көнкүреш предметларын, каралты-кура һәм аларның төрле кисәкләрен, үсемлекләрне һәм аларның өлешләрен, хайваннарны, табигать күренешләрен, кыйммәтле ташларны, кием-салым, ашамлыкларны һ. б.ны белдерә торган сүзләр ярдәмендә төзелгән фразеологизмнарда да тәңгәллекләр күп: җилкәдән тау төшү (гора с плеч); чәчләре үрә торды (волосы дыбом встали); теш кайрау (зубы точить); иңгә-иң (торып) (плечом к плечу); тиресен тунау (шкуру снимать); терсәкне тешләп булмый (локоть не укусишь); җиң сызганып (засучив рукава); бугазга ябышу (взять за глотку); стенага борчак сипкәндәй (как об стенку горох); койрыгына басу (наступить на хвост); канатларын кисү (подрезать крылья); судан коры чыгу (выйти сухим из воды); ике ут арасында (меж двух огней); камыт кию (надевать хомут); диңгез тубыктан (море по колено); энә өстендә утыру (сидеть на иголках); тамыр җибәрү (пускать корни); комы коела (песок