Р. А. Юсупов

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре


Скачать книгу

һ. б. лексемалардан төзелгән төркем сүзләре белән өлешчә нисбәткә керә: кайнар чәй – горячий чай; кызу (канлы) кеше – горячий человек; көчле теләк – горячее желание; мәшәкатьле көн – горячий день. Бу семантик төркем сүзләре рус телендәге башка төркем сүзләре белән нисбәткә керәләр. Мәсәлән, көчле сүзенең төрле мәгънәләре югарыда күрсәтелгән горячий сүзе белән килгән пардан тыш башка төркем элементлары белән нисбәти парлар төзи: сильный, мощный, могучий, крепкий, бурный, тяжкий һ. б. Бу сүзләрнең һәркайсы үз чиратында татар телендәге башка семантик төркемнәрнең төрле лексик берәмлекләре белән нисбәти парлар ясый, һәм шулай чиксез дәвам итә. Шул рәвешчә, төп мәгънәсе буенча үзара мөнәсәбәткә кергән төрле тел сүзләренең мәгънә күләмнәрендәге аерма бер-берсе белән нисбәткә керә торган эргәдәш семантик төркемнәр барлыкка китерә, ул төркемнәр үз чиратында башка төрле юнәлешләрдәге охшаш төркемнәр китереп чыгара.

      Ике тел сүзләреннән төзелгән семантик төркемнәрнең шулай бик катлаулы үрелеп баруы җирлегендә бу телләрдәге лексик тәңгәллекләрнең берничә төре аерылып чыга. Аларны өйрәнү һәм белү сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен, шулай ук туган телне һәм рус телен икетеллелек шартларында укыту методикасын эшләү өчен мөһим.

      Татар-рус телләре практикасы өчен аеруча әһәмиятле тәңгәллекләрне карап китик:

      1. Рус сүзенең төрле мәгънәләренә татар теленең төрле семантик төркемнәрендәге сүзләр туры килә. Мәсәлән: убрать – 1) җыештыру (бинаны җыештыру – убрать помещение), 2) урып-җыю, җыеп алу (игенне җыеп алу – убрать урожай), 3) бизәү (бүлмәне чәчәкләр белән бизәү – убрать комнату цветами), 4) көрәү (кар көрәү – убрать снег) һ. б.; острый – 1) үткен (үткен пычак – острый нож), 2) очлы (очлы сәнәк – острые вилы), 3) үткен, зирәк (үткен күз – острый глаз), 4) ачы (ачы тел – острый язык), 5) көчле, каты (көчле ис – острый запах, каты авыру – острая болезнь), 6) кискен, чиктән тыш, киеренке (киеренке хәл – острое положение) һ. б.

      2. Рус сүзенең төрле мәгънәләренә татар телендәге бер үк семантик төркем сүзләре туры килә: чистить – 1) чистарту (тәрәзә чистарту – чистить окно), 2) әрчү (бәрәңге әрчү – чистить картошку); дружный – 1) дус, тату (дус малайлар – дружные ребята, дус яшәү – жить дружно), 2) бердәм (бердәм эш – дружная работа) һ. б.

      3. Рус теленең төрле мәгънәләренә татар телендәге төрле семантик төркем сүзләре туры килә: резать – 1) кисү (пычак белән кисү – резать ножом), 2) турау (бәрәңге турау – резать картошку), 3) яру (кабак яру – резать тыкву), 4) сую (каз сую – резать гуся) һ. б.

      4. Рус телендәге төрле семантик төркем сүзләренә татар теленең күпмәгънәле бер сүзе туры килә: 1) знать – белү (много знать – күп белү), 2) уметь – белү (уметь читать – укый белү); 1) готовить – әзерләү (готовить пищу – ашарга әзерләү), 2) делать – әзерләү (делать уроки – дәрес әзерләү).

      5. Рус сүзенең нинди дә булса бер мәгънәсенә татар сүзе үзе туры килә, барлык башка мәгънәләрен белдерү өчен алынма сүз кулланыла: цель – 1) максат, теләк (максатыбыз – яхшы уку – наша цель – хорошо учиться), 2) цель