Ленар Шаех

Үзем белән очрашу


Скачать книгу

буйлап Азовны алырга барганда, Пётр I Болгарга кагылган, борынгы ташландык шәһәргә игътибар иткән, Казан губернаторына, бу тарихи ядкярләрнең исемлеген төзергә, аларны төзәтергә һәм сакларга кушып, Указ язган. Бу – Россиядә тарих һәм архитектура ядкярләрен саклау турында беренче Указ булган.

      Татарстан Республикасы Президенты вазифасыннан китәргә карар кылгач, 2009 елның декабрендә мин Мәскәүдә Россия Премьер-министры Владимир Путин белән Болгар һәм Зөяне торгызу эше турында махсус сөйләштем. Президент Дмитрий Медведевка бу турыда ул безнең республикага килгәч сүз кузгаткан идек. Мин аңа Болгарны һәм Зөяне вертолёттан күрсәттем. Мин аларга бер генә сорау бирдем: «Сезгә Казан Кремле ошыймы?» «Ошый», – диделәр. «Алайса, әйдәгез, бездәге милләтара дуслыкның, диннәргә тигез карашның символы булган Казан Кремле үрнәген киңрәк манзарага – Идел ярларына чыгарыйк, әлеге борынгы шәһәрләрнең икесе дә Иделнең искиткеч матур ярларында урнашкан бит», – дидем. Алар бу идеяне хупладылар. Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте, бер яктан, федераль мирас булып саналган тарихи ядкярләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерү булса, икенче яктан, Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлегенең бүген аеруча мөһимлеген аңлау. Хәзер моңа бөтен дөнья мохтаҗ.

      Шул рәвешчә, без, ил җитәкчеләренең фатихасын алып, Россия хөкүмәте тарафыннан ярдәм турында да килештек. Бу проектка финанс ярдәме федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да тигез өлешләрдә бүлеп биреләчәк, дип сөйләштек. Узган ике елда сөйләшенгән сүз төгәл үтәлә. Шунысын да әйтергә кирәк: ил җитәкчеләре проектны гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынып торалар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу проектны үз игътибарында тота, эзлекле рәвештә ярдәм итә.

      – «Яңарыш» фонды заказы белән Италиядә дөньядагы иң зур басма Коръән әзерләнде. Матбугат чаралары бу хакта күп язды. Башта, безнеке зуррак, диделәр, аннары – Әфганстандагысы… Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Коръән узган елның 17 ноябрендә Казанга кайтарылды һәм быел май аенда, Болгарда узачак чираттагы тантаналарга кадәр, Кол Шәриф мәчетенә куелды. Чыннан да, бу – татар халкы өчен олы бүләк кенә түгел, ә Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә зур мәртәбә. Җир шарында ислам дәүләтләре күп, аларның безгә караганда мөмкинлекләре дә күпкә зуррак. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан Республикасы бу эшне башкарды? Ислам дәүләтләре нинди карашта тора?

      – Сезнең мәгълүматыгызны бераз аныклау кирәк дип саныйм. «Яңарыш» фонды эшләткән Коръән ул хәзер дә дөньядагы иң зур басма Коръән булып кала бирә. Күптән түгел безгә Гиннесс рекордлар китабыннан моны дәлилләүче сертификат та килеп иреште. Биредә «басма» дигән сүзне ассызыкларга кирәк. Чөнки Әфганстандагы Коръән ул иң зур кулъязма Коръән сыйфатында үзенчәлекле. Бу очракта хикмәт үлчәмнәрдә түгел.

      Ни өчен мондый Коръәнне нәкъ менә Татарстан эшләде? Беренчедән, басма