истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру, дип билгеләнгән иде.
Чыннан да, ныклап тикшерәсе, яңартасы, төзекләндерәсе тарихи ядкярләребез күп әле безнең. Бу, бер яктан, безнең бай тарихлы халык икәнебезне күрсәтсә, икенче яктан, алдыбызга бик җитди бурычлар куя. Бу тарихи истәлекләрнең киләчәк буыннарга исән-имин барып җитүе өчен, чыннан да, без җаваплы бит. Татарстан тарихының үзенчәлеге шунда ки: тарихи урыннарны башлыча археологик документлар аша гына өйрәнү мөмкин. Географик яктан бик уңайлы җирдә урнашу сәбәпле, безнең аша бик күп халык узган, күп вакыйгалар, сугышлар, күченүләр булган, шуңа күрә бик күп язма документлар һәм истәлекләр юкка чыккан. Сез яхшы беләсез, безнең бик кадерле тарихи җәүһәрләребез – Биләр, Сувар, Тәтеш шәһәрләре бар. Алга таба археологлар, галимнәр, тарихчылар аларга игътибарларын күбрәк юнәлтергә тиеш, әлбәттә. Болгарда елга вокзалы төзү турында әйтеп киткән идем. Анда, причалдан бинага керә торган җирдә, без төрле чорларда Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Биләрне һәм Суварны чагылдыручы ике портал куйдык.
Казан мәсьәләсенә килгәндә исә, Рөстәм Нургалиевичның Казандагы тарихи урыннарны саклауга турыдан-туры алынуын хуплыйм. Тора-бара Сез телгә алган архитектура истәлекләрен реставрацияләү, төзекләндерү эшләренең формасы, вакыты, күләме билгеләнер дип уйлыйм.
– Безнең Актаныш районы гына милләтебезгә күпме асыл уллар һәм кызлар биргән! Шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, биючеләр, галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр… Шулай да һәрбер кеше туган ягы, туган районының ниндидер үзенчәлеге бар дип исәплидер. Сезнеңчә, безнең якның төп үзенчәлеге нәрсәдә (мәсәлән, тарихи үзенчәлеге һ. б.)?
– Минемчә, иң элек Актаныш шуның белән үзенчәлекле: анда көн Татарстанның башка районнарына караганда иртәрәк туа, тормыш ике сәгатькә иртәрәк башлана. Без балачакта күрше Башкортстан радиосы буенча яши идек. Тугандаш башкорт халкы белән якынлык ул безнең сөйләм теленә дә кереп калган. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче, йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда, инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем.
Ә табигатебезнең матурлыгы! Иң матур елгалар – Агыйдел, Кама, Ык, Сөн – ярында урнашкан бит безнең туган җир… Тагын бер үзенчәлек: бүген Актаныш районындагы 88 авылның икесе – Мари Суыксу һәм Терпеле – мари авыллары, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары – саф татар авыллары. Актаныш районында яшәүчеләрнең 98 проценты татар, шуңа күрә милли традицияләр, милли