тыңлый, уйлый, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хакимияткә җәмгыятьнең халәтен тоеп, таләпләрен белеп, аларны исәпкә алып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Әйтик, 2012 елгы Путин 2000 елдагы Путиннан нык аерыла, чөнки аның да үзгәрмичә хәле юк. Владимир Владимирович хәзер күп нәрсәләргә колак салачак. Ә гамәлгә яраклы таләпләрне тормышка ашырып, яңалыклар кертү өчен, тотрыклылык булу шарт.
– Сез сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратасыз… Нинди генә очрашуларда, мәдәни чараларда булмасын, халык белән турыдан-туры җанлы итеп аралаша беләсез, гамьле уйларга этәрәсез… Бу – кешеләрне, үз ватаныңны, халкыңны яратудан киләме?
– Минемчә, тәрбиядән, үз халкыңа һәм туган җиреңә бирелүдән килә. Язмыш шулай язган булган, күрәсең, яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп киттем. Дөресен әйтим, Мәскәүгә эшкә күчәргә дә күп кенә тәкъдимнәр булды, ләкин бу хакта уйлап та караганым булмады. Ул тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага идем, чөнки минем үз республикамда, үз мохитебездә яшисем һәм эшлисем килде. Яшь чакта, ике улым тугач, хыялым да шундый иде: 200 ләп гектар җир алып, улларым белән шул җирдә хезмәт куеп яшәү. Каядыр башка якларга китеп урнашуны башыма да китермәдем. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Президентлыктан киткәч тә, үз Ватанымда лаеклы эш таптым – тарихи ядкярләребезне торгызу белән шөгыльләнәм.
– Әдәбият һәм сәнгать – күпләп табыш китерә торган өлкә түгел. Бу юнәлештә хезмәт куючы кешеләр – чын талантлар, фидакяр җаннар. Алар гасырларга калырлык, татарның милләт буларак үз йөзен ассызыклый торган бәһасез иҗат җимешләре тудыра, тудырырга тиеш тә. Димәк, әлеге өлкә кешеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта дәүләт контроле дә кирәк. Теләсә кем шагыйрь, җырчы йә булмаса композитор, рәссам була алмый бит. Моңа кадәр ярдәм һәм контроль мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителде һәм бүгенге көндә ничек хәл ителә ала?
– Безнең республикада әдәбият-сәнгать әһелләренә дәүләт тарафыннан ярдәм һәрвакыт күрсәтелеп килә. Аерым иҗтимагый оешмалар – Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге, Рәссамнар берлеге, театрлар, иҗади коллективлар белән беррәттән, күренекле шәхесләребезгә генә түгел, яшь иҗатчыларыбызга да игътибар бирелә. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды – бу юнәлештә эшли торган оешмаларның берсе. Ярдәмнең төрле формалары бар бит. Мәсәлән, республикада иң югары дәүләт бүләге – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясеннән тыш берничә дәрәҗәле премия бар. Дәүләт һәм төрле компанияләр, оешмалар тарафыннан бирелеп килә торган грантлар да иҗат кешеләренә алга таба үсеш өчен көч бирәләр дип саныйм.
Ә дәүләт контроле мәсьәләсенә килгәндә, мин болай уйлыйм. Милли традицияләргә, рухи-әхлакый нормаларга яки юридик законнарга каршы килмәгән очракта һәр иҗат – мактауга лаек гамәл ул. Әгәр кешеләр әдәбият, җыр-музыка яисә рәсем сәнгате дөньясына тартыла, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, шатланырга кирәк: һәрхәлдә, бу бит кирәкле шөгыль. Дөрес, теләсә кем шагыйрь яки җырчы була алмый. Ләкин