Ленар Шаех

Үзем белән очрашу


Скачать книгу

иң мөһим максатым үзгәрешсез – һаман да халкыбызга, туган җиребезгә хезмәт итәсе килә. Өйдә кул кушырып утыра алмыйм. Сәкинә апагыз бераз ачулана инде, ул бит гомер буе минем эштән китүемне көтте, мине гел үзе янында булыр дип өметләнде. Аны да аңларга тырышам. Сүз дә юк, үземнең дә аның янында утырасым килә. Ләкин мин «эш җене кагылган» кеше булып чыктым, ахрысы. Үзегез күреп торасыз – өстәлемдә китаплар өелеп тора. Минем кабинетта беркайчан да моның кадәр китап булганы юк иде. Бик күп тарихи басмалар укыйм, архитектура, археология мәсьәләләрен карыйм. «Яңарыш» фондының эшен алып бару өчен гаять күп белем һәм мәгълүмат кирәк. Без бит тарихи ядкярләребезне дөньякүләм таләпләргә, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп торгызабыз. Бу – проектның төп үзенчәлеге. Шуңа күрә һәр адымыңны үлчәп, белеп, дөрес итеп атларга кирәк.

      – Татар халкының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безгә, киләчәк буынга, нинди әйтер сүзләрегез, бирер киңәшләрегез бар?

      – Үз милләтебезне сакларга һәм үстерергә, туган җирне яратырга. Бу – милләткә хезмәт итү дип атала. Бервакытта да шуны онытмаска кирәк: үзебезгә кирәген үзебез эшләргә тиеш, аны башкалар эшләмәячәк. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү – ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Ә без булдырабыз! Үзебезнең язмышны үз кулыбызга алып, соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз моны дәлилләп тора.

      – Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Минтимер Шәрипович! Алла ярдәм биреп, сәламәт булып, тагын озак еллар республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләргә язсын!

      – Рәхмәт.

2012

      «ТАТАР ЭЛИТАСЫН ӘЗЕРЛӘРГӘ ҺӘМ ТӘРБИЯЛӘРГӘ КИРӘК!»

      Мәскәүдә яшәүче Йолдыз абый Хәлиуллин белән еш аралашабыз, күбрәк телефон аша сөйләшергә туры килә. Ул белеме буенча – Көнчыгыш белгече, һөнәре буенча – дипломат, күңел халәте белән – публицист. Дипломатия, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият һ. б. өлкәләргә караган унбиш китап, йөзләрчә мәкалә авторы. Икътисад фәннәре кандидаты, Халыкара Евразия Икътисад академиясе әгъза-корреспонденты. Озак еллар Индонезия, Пакистан, Румыния, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка, Мальдивлар, Кыргызстан һәм Казахстан илләрендә дипломат булган шәхес. Мөселман физигы, Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам (1926–1996) турында рус һәм инглиз телләрендә дөнья күргән дүрт китап авторы.

      Әгерҗе районының Иске Кызыл Яр авылында туып үскән Йолдыз Нури улы, сигез дистәне вакласа да, үз юнәлешен дәвам итә – яза да яза. Узган ел гына аның алты китабы басылып чыкты. Ә язмалары Мәскәү матбугатында гына түгел, ара-тирә республика газета-журналларында да күренә.

      – Йолдыз абый, гади авыл малаенда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына (МГИМО) укырга керү теләге ничек туды? Институттан соң Сезнең Дипломатик академияне һәм аның каршындагы аспирантураны тәмамлавыгызны да беләбез. Башлап җибәрү дәвам итүгә караганда авыррак бит.

      – Чит