кышлардан,
язлары
бездәге язларга охшаган.
Болытлар
тын гына, тын булып агалар.
Яңгырлар
нәкъ шулай шыбырдап явалар.
Каеннар —
әйтерсең яшь кызлар. Сөйкемле.
Бу якта
барсы да бездәге шикелле.
Бу якта
төшәдер туган як искә гел.
Туган як
барыбер, барыбер үзгәдер!
Бу якта
аһ, күңел шулкадәр сагына.
Бу якта
бар да бар, юк туган як кына
«Дөньяларым көязләнә…»
Дөньяларым көязләнә,
көязләнә, көзләнә.
Җәй дә китәргә ашыкмый,
китмәскә үзсүзләнә.
И, көзләрнең купшылыгы!
И, көзләрнең ямьнәре!
Җәйнең хәле ничек икән,
кыен микән хәлләре?
Уйлый микән гөлләренең
китүенә суласын,
ә шулай да китүләрнең
кайтуларсыз булмасын
белә микән китәр җәйләр?
Ник белмәсен… Беләдер.
Бар дөньяда —
моңлы тынлык,
бәлки, шуңа күрәдер.
Дөнья тулы тып-тын
моңлык,
дөнья тулы көз генә,
бакчаларда яфрак-яфрак
җәй йөрәге өзелә.
Бу көннәрнең бизәк булып
күңелдә калырлыгы…
Көзләрнең матурлыгы да,
җәйләрнең сабырлыгы…
«Шулкадәр тын ага елгалар…»
Шулкадәр тын ага елгалар,
елгалар шулкадәр тын ага.
«Су үргә акмас» дип җырларлар,
тыңлама беркемне, тыңлама.
Кышларның төннәре бик озын,
сабырың беткәндә кышларда,
«Бу елны яз килми» диярләр,
ышанма ул сүзгә, ышанма.
Шулкадәр тын ага елгалар.
Бардыр ла үрләргә акканы.
Язларсыз ел булмас. Таңнарның
юктыр ул кояшсыз атканы.
Ялгышып өметсез сүзләрен
кемнәрдер теләсә әйтергә,
тыңлама беркемне. Бары тик
Аллаһның рәхмәтен хәтерлә.
Бүре баласы
Кышкы төннең зәһәр салкыннары.
Ап-ак кына урман юллары.
Ишетелде урман эчләрендә
бүре баласының улавы.
Ул адашкан иде урманында,
кайтыр юлын мең кат эзләде.
Кар өстендә
серле юллар булып
сузылып калды бүре эзләре.
Үз юлларын йолдызларга карап,
айга карап таба юлсызлар.
Ләкин бүген бар да тып-тын иде,
сүз дәшмиләр иде йолдызлар.
Бик еракта әнә авыл балкый,
йортларында кояш-ут яна.
Барыр иде —
бара алмый гына,
бүре булып тугач дөньяга.
Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң,
бүре телен белми авыллар…
Туңар инде.
Яз җитүгә аны
кар астыннан табып алырлар.
Туңып барган бүре баласында
алсу гына өмет яктырды —
карт бүреләр сүзен хәтерләде:
«Ул кешеләр гаҗәп акыллы…
Кеше