ятып мылтык-кылыч.
Җирдә хөкем сөрсен иде бөек Сөю,
Бетсен иде юкка талаш, яну-көю.
Кешелекле булса иде һәрбер бәндә,
Яхшы максат йөртсә иде йөрәгендә.
«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән…»
Утлүбү-л-гыйльмә мин-әл-мәһди илә-л-ләхди.
«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән», —
Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән.
Сүзләр хаклы, сүзләр төгәл – яхшы беләм,
Истә тотсаң, комга тимәс тормыш көймәң.
Тууыннан башлап туплый кеше үзенә акыл,
Һәм дә эзли фани җирдә яшәү хакын.
Гыйлем белгән, әхлак сөргән бәндәләргә
Белегез сез, дускайларым, Аллаһ якын!
«Сөйләшер шул күңел Ленин белән…»
Күңелем Ленин белән сөйләшә…
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Җир-суыңны тартып алсалар.
Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,
Кара кайгыларга салсалар.
Богаулардан инде ычкындык дип
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы
Безнең көннәр тагын болгавыр?..
Үтәр микән? Таңнар атар микән?
Чумарбызмы тагын ялганга?..
Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,
Ялганчылар әйдәп барганда.
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Үткәнеңне бозып язсалар,
Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны
Җәһәннәмгә болгап атсалар.
(Чүплекләргә өеп яксалар.)
Таш диварда ата-баба каны…
…Мирсәетләр каны кипмәгән.
Юк, кипкәндер… Әмма кара көннәр,
Йокысыз төннәр әле үтмәгән.
Эзәрлекләү һаман дәвам итә,
Кара көчләр буа милләтне.
Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,
Кулым белән каплап йөрәкне.
Бахчасарайда күрешү. 2013 ел
Кара диңгезгә дип түгел, —
Бабаларым җиренә
Сәҗдә кылырга бардым мин
Гүзәл Кырым иленә.
Дөрес, хәзер ил дә түгел,
Ханлык та түгел инде.
Сибелеп яткан татарлар
Язмышка күнгән инде.
Юк, күнмәгән, йөрәкләрдә
Тибә тарих шаукымы:
Гасырлардан-гасырларга
Күчә хөрлек ялкыны!..
Кулын кыскач, кардәшемнең
Тойдым җан әрнүләрен,
Ватанын җуеп, чит җирдә
Михнәтләр чигүләрен.
Ул да сизде күңелемнән
Нинди хисләр кичкәнен.
Бабамнарның, михнәт чигеп,
Күз яшьләре эчкәнен.
Без дә җуйдык бит Ватанны,
Безнең дә ханлык ауды.
Елгадай акты кайнар кан,
Болыттай уклар яуды.
Ярымайлар ауган чакта,
Яндык без ялкыннарда.
Бәкеләргә төшеп каттык
Зәмһәрир салкыннарда…
Тик сынмадык, чөнки без дә —
Гәрәйләр нәселеннән!
Бездә бит уртак кан ага,
Далалар моңы сеңгән!
Ничә гасыр күрешмәдек,
Никадәр сулар аккан?..
Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:
Сөт