Сез барыгыз. Мин монда ял итеп алыймчы.
Әби, телекомпын тотып, диванда утырып калды. Без бабакай белән чыгып киттек.
Әллә нинди урыннарда йөрдек. Минем паркларда булганым, шәһәр яны күлләрен күргәнем бар иде. Әмма мондый бай табигатьне мин беренче мәртәбә күрәм. Вакыйф бабакай агачлыкларны, сулыкларны атамалары белән әйтеп йөрде, үзенең бәләкәй чакларын сөйләде. Монда күлләр күп икән, инеш тә бар, Чулман да ерак түгел. Бабакайлар аны Кама дип кенә йөрткәннәр. Бабакай Казанда туып үссә дә, җәйләрен Байсуда үткәрә торган булган, кыш көннәрендә дә кайткалаганнар. Бәләкәй чакта балыкка йөргәннәрен дә сөйләде. Ул вакытта Байсу зур авыл булган икән, әллә ничә урамлы. Хәзер монда бер-берсеннән шактый ерак утырган унлап йорт күренә. Аның да берсе – теге мөсафирханә. Әнә шул көнне шул мөсафирханәдә күрдем инде мин беренче төшемне: атка атланып, Байсуның кыр-болыннарында чаптырып йөрдем.
Иртән бабакайга:
– Мин атка атланып йөрдем бит. Ап-ак ат, синең чәчләрең сыман, – дидем.
Бабакай көлеп куйды.
– Чәчләрем чем-кара иде. Хәзер чал алар, картайганлыктан. Ә ат ак булгандыр, тумыштан шундый төстә. Шәп төш күргәнсең син, улым.
Вакыйф бабакайга ул вакытта сиксән биш яшь иде. Туксан бишкә кадәр яшәде әле ул, Байсуга да тагын бер кайтып килгән, туксан яше тулганда. Анысында әби белән түгел, кече оныгы – әнинең сеңлесе Зөһрә апа белән кайтканнар. Минем урын да Зөһрә апаның улы Сәйдәр энекәшкә эләккән. Ә мин ул вакытта Австралиядә идем, Нурания әби һәм Җәмил бабай белән. Вакыйф бабакайның Байсуга барасын, юк, барасын түгел, кайтасын белгән булсам, бернинди Австралияләргә китмәгән була идем… Хәзер шулай уйлыйм.
Ә теге атта чабып йөргән төштән соң бүтән төш күрмәдем мин. 2100 елның декабре җиткәнче. Егерме дүрт елдан артык. Ә менә быел җиде төн рәттән төш күрдем. Быелмы, әллә былтыр дип язасымы? Әле ике-өч атна гына үтте инде дә, хәзер бит 2101 ел. Яңа ел башланды, минем теге җиде төш былтырда калды, былтырда гына түгел, ә узган гасырда. Егерме икенче гасырга кердек.
Каләм тотып күнекмәгән кул арып та китте. Вакыт та шактый үтте бугай. Төхфәт язуыннан туктап, каләмен куйды. Сәгать 3.45 икән. Сәгатенең уң ягындагы сенсорга бармагын тидереп алды. Төхфәт янына Оста килеп керде: “Хәерле иртә! Әзерлимме, нәрсәләр кертим?” Оста – робот, өй хезмәтчесе. Төхфәт аны үзе ясады. Университетта укуын тәмамлаганда, диплом эше итеп ясаган иде. Менә шуннан бирле, ягъни инде ун елдан артык, Оста Төхфәткә ашарга әзерли, өендә тәртип һәм чисталык булуны тәэмин итә. Төхфәт иртәнгесен һәм көндезгесен өйдә ашый. Кичен күбрәк әбисе ресторанына йөри. Хәер, хәзер ресторан Зөһрә апасыныкы инде, әбисе ял итә. Әтисе – Төхфәтнең Вакыйф бабакае – вафат булгач, Нурания әби рестораннарын кече кызы Зөһрәгә тапшырды, йортын олы кызы Әкълимәгә калдырды. Бу йортка Әкълимәнең улы Төхфәт күчеп яши башлады. Бабакае үлгәндә, Төхфәткә 19 яшь иде, бу йортка ул бер елдан соң күчеп килде. Университетны да шушыннан укып тәмамлады, Останы да шушында ясады.
Ә Нурания әби үзенең туган йортына – Вакыйф бабай фатирына күчеп китте. Моңа сәерсенделәр, әлбәттә. Әмма Нураниягә сүз әйтүче булмады. Ә аның үз планнары, ниятләре бар иде: әле Вакыйф бабакайдан гына