Гөлфәния Мирсәетовна Нәҗмиева

Ихтимал…


Скачать книгу

башы чатнап авырта иде. Хәтта телекомпта эшләп утырасы да килмәде. Душ коенып чыгып, Оста әзерләгән иртәнге ризыкны ашагач, урамга чыгып китте. Кичкә кадәр йөрде, паркларга, скверларга керде. Әмма төштә күргән теге авылдагы бакча күз алдыннан китмәде. Күңелгә нидер җитми иде…

      Бу көнне кичен Төхфәт, төш күрсәм ярар иде дигән фикер белән, йокларга иртәрәк тә ятты. Ятар алдыннан, тизрәк йокыга китү өчен, тынычландыра торган үләннәр кушылган чәй пешереп эчте. Хәтта бу эшне Остага да кушып тормады, үзе пешерде.

***

      Төхфәтнең дәфтәреннән.

      17нче декабрь, 2100 ел, җомга. Бу көнне күргән төшем.

      Ишегалдына чыксам, аптырап киттем: теге малай велосипедына атланып басып тора. Кыш бит инде югыйсә.

      – Утыр! –диде миңа.

      – Кая?

      – Сәпидкә, минем артка. Күрәсеңме, анда утыргыч бар? Утыргыч түгел инде ул, әйберләр куя торган урын, анда утырып йөрергә дә була. Ну курыкма инде, тиз бул!

      Мин сәпиднең арткы утыргычына атландым да китеп тә бардык. Күпме барганбыздыр, белмим, әмма күз ачып йомганчы ук булмаса да, бик тиз булды. Нинди юллар буйлап бардык, кайлардан үттек – берсенә дә игътибар итмәдем, әллә бөтенләй күрмәдем дә инде?

      Капка төбенә килеп туктауга, теге малай да, велосипед та юкка чыкты. Берүзем калдым.

      …Кышкы кич. Караңгы түгел, багана башында ут янып тора. Капка төбе, ишегалды әйбәтләп көрәлгән, койма буйларына көрт өелгән. Өйалдына керә торган ишек янына себерке сөяп куелган, ниндидер кош канаты да ята. Казныкы түгел микән? Анысы нәрсәгәдер инде?

      Мин шулай каранып торган арада, капкадан, кулына ике китап тотып, унике-унөч яшьләрдәге бер кыз килеп керде. Теге канат белән карлы итекләрен себергәләде дә өйгә кереп китте. Мин дә аның артыннан әкрен генә кердем. Миңа игътибар итүче дә юк, күрмиләр дә бугай. Бер апа теге кыз белән сөйләшә.

      – Кайда йөрдең?

      – Библиотекага чыгып кайттым, менә китаплар алдым әле.

      – Ярар, ашап ал инде, без ашадык.

      Мин өй эчен күзәтәм: бу, һичшиксез, ниндидер элеккерәк заман. Зур гына мич бар, аның каршына бер-ике ягарлык утын куелган. Бу бүлмә ниндидер озын пәрдә белән икегә бүленгән. Түшәм яныннан диварның өске өлеше буйлап бордюр кебек итеп шулай ук пәрдә эленгән, әмма ул үзе кыска, үзе киң – бүлмәне дүрт яклап иңләгән, аскы өлеше кыйгачлап бизәкләнгән. Нишләптер, ул күренешләр мине бик дулкынландырды, сокланып күзәттем… Теге кыз мич артына кереп, кулларын юып чыкты да ашарга утырды. Мин икенче бүлмәгә кердем. Бүлмәнең монысы зуррак, почмакта борынгы диярлек телевизор эшләп тора, мин андыйларны интернет-музейда күреп кенә беләм. Телевизорны караучы юк бугай. Чөнки ике хатын-кыз мич янындагы урындыкларга утырганнар да, сөйләшә-сөйләшә, нәрсәдер эшлиләр. Соңыннан белдем: оекбаш бәйлиләр икән. “И-и, балаларга соң, бәйләп кенә өлгерт. Безнең Әлфинурныкылар нишләптер бик тиз туза. Кыз бала инде югыйсә”, – дип сөйләнде берсе. Икенчесе дә аның сүзләрен җөпләп нидер сөйләп калды, мин өстәл янында гәҗит укып утыручы абзый янына килдем. Башымны сузып кына газетасының исемен карап алдым – “Социалистик Татарстан” дип