теге кыз инде туйган, аш өстәлен җыештырган да шуның янында ук укып утыра, мөгаен, китапханәдән алып кайткан китабындыр. Өстәл өстендә тагын берничә китап һәм юка дәфтәр ята. Дәфтәр тышындагы язуга күз салдым. “Байсу урта мәктәбенең 5нче класс укучысы Ногманова Әлфинурның татар теле дәфтәре”. Бу кыз да миңа игътибар итмәде, күрмәде, ахрысы… Мин бу бүлмәдәге озын-кыска пәрдәләрне тагын бер мәртәбә күздән кичердем. Шундый җылы, рәхәт иде монда. Әнә диварда күкеле сәгать теле келт-келт йөреп тора. Сәгать янында нәрсә ул, битләре ертып алына торган календарь түгелме соң? Нәрсә язылган анда? “17нче декабрь, 1979 ел, дүшәмбе көн”…
Төхфәт календарьдагы датаны укыды да уянып китте. Әле төн уртасы иде бугай. “Бүген 17нче декабрь иде инде, ничәнче ел соң? 2100 бит, нинди 1979 булсын. Тагын Байсуга бардыммы? Ногманова Әлфинур… Тукта, Вакыйф бабакайның әнисенең – әбинең әбисенең исеме Әлфинур булган бит. Бу шул Әлфинур әбиме? Кичәге төштәге хатынның бәләкәй чагы буламы инде бу?..” Шундый уйлар Төхфәтнең миен бораулады. Аның йокысы туйгандырмы-юкмы, әмма тәмам ачылган иде. Ул әле шактый вакыт боргаланып, уйланып ятты, сәгать биш тулганда торды. Уңга-сулга, алга-артка иелгәләп, зарядка ясагандай итте. Гадәтенчә сенсорга кагылып, Останы чакырды. Роботның “Нәрсә әзерлим?” дигән соравына, нишләптер, “Берни дә әзерләмә!” – дип төксе генә җавап бирде. Аннары, мондый җавапка программаланмаган Оста аңа ниндидер мескен бер халәттә калган кебек тоелды да: “Борай боткасы, сөтсез кофе”, – дип куйды. Көндәгечә, душка кереп китте.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.