Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе


Скачать книгу

авыр, барыбер йөрәге дөрләп яна иде… Күңеленең иң ерак бер почмагында Һаҗәр аны больницада ятканда булса да жәлләр дигән өмет чаткысын шул мизгелгәчә тырышып-тырмашып сүндермичә саклаган иде бит әле ул. Бөтенесе дә юкка гына булган икән…

      Алар рәхәтләнеп сөйләштеләр, күктә йолдызлар кабынгач кына кайтырга кузгалдылар. Газизҗанны капка төбеннән үк Һаҗәр:

      – И карткаем, бик озак тордың, авырып китмәгәнсеңдер бит? – дип каршылады.

      Өстәлдәге табында коштабак тутырып туралган ит өемнәре, кар базыннан чыккан тозлы кыяр-кәбестәләрне күргәч, ул сорамый түзмәде:

      – Ни хөрмәтенә бу кадәр әзерләндең?

      – Синең кайтуга. Кичә кайтасыңны белмәдем бит. – Һаҗәр сүзен ягымлы пышылдап дәвам итте: – Мунчаның ташы чатнап тора, пешәргә себерке дә салдым…

      Һаҗәр шундый серле, җылы итеп карады, Газизҗан башының ничек әйләнеп китүен сизми дә калды. Бераз шук та, бераз оялчан да, шул ук вакытта наз һәм сөю тулы мондый караш бары аңарда гына… Бу сихри карашка беркем дә буйсынмыйча кала алмыйдыр… Газизҗанның кайтуын гына көткәндәй, бер-бер артлы туган-тумача җыйнала башлады. Аларның бу бусаганы йомыш-мазарсыз болай гына атлап кермәгәненә ничә еллар булгандыр. Бик матур итеп гөрләшеп утырдылар. Газизҗанның ничек Казанга барып кайтуларын, больницада ничек дәвалануларын кат-кат сөйләттеләр. Аларны озаткач, Һаҗәр, сөлгеләр, чиста киемнәр алып, серле генә пышылдады:

      – Мин бара торам, озаклама…

      Газизҗан мунчага кергәндә, ул чишенгән, чәчләрен түгәрәк иңбашларына таратып салган иде. Ул һаман да үзгәрми, һаман сылу, чибәр, яшь… Мондый тыгыз күкрәкләр, мондый нечкә бил, мондый ымсындыргыч янбашлар, килешле балтырлар айнык булсаң исертәләр, исерек булсаң айныталар, арган-талчыккан тәнеңә дәрт-дәрман өрәләр. Газизҗан бусаганы атлап керүгә, Һаҗәр, аның муенына асылынып, кайнар гәүдәсе белән сыланды һәм колагына, телен тигерә-тигерә, нидер пышылдады… Газизҗан аның ни пышылдаганын аңламады, ул инде үзе түгел, ул аныкы, тулысынча аның ирегендә иде…

      Иртәнге эңгердә ул ишегалдына чыкты, әллә нинди зәһәр тәмнәрдән ачытып торучы авызында игәүдәй кытыршы телен әйләндерә алмыйча азапланды… Күп тырыша торгач, лач итеп төкерде. Бу – иблис хатынның сихереннән исергән өчен Газизҗанның үз йөзенә үзе төкерүе иде. «Ничәнче мәртәбә? – дип тиргәде ул үз-үзен. – Гомер буе кисеп бер адым ясый алмадым һәм алмаячакмын да». Ул бөтенесе өчен үзен гаепләде. Әгәр баштук нидер эшләгән булса, кеше алдында мондый хурлыклы тормыш көтмәсләр иде. Алты ел элек, Газизҗанның туган көнен үткәргәннең икенче көнендә, Һаҗәр өйгә кайтмады. Газизҗан, түземен җуеп, айнып та бетмәгән килеш, аның артыннан китте. Алар Халит белән кара канга батканчы сугыштылар. Борыска башы бәрелеп аңын җуяр-җуймас яткан Халитне чабарга балта күтәргәч, Һаҗәр аны үзенең гәүдәсе белән каплады. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән Газизҗан катып калды һәм, үкереп елап, балтасын тәрәзәгә бәрде. Шулчакта ул бер әйберне аңлады: аларның аралары мәңге өзелмәячәк!

      Малаен өзелеп яратмаса, аны ятим итмим дип җан атмаса, ул ике дә уйламас, йә