тора. Андый басу бүтән беркайда да юк. Ата-бабалар аны, нинди ашлык чәчсәң дә уңганга, казан кебек һәрчак ашлы булганга, шулай атаганнар. Газизҗанның һич тә башы җитми: ни өчен алыпсатар Халиткә нәкъ менә шушы басуны биргәннәр?! Күпме генә уйласаң да, моңа җавап таба торган түгел. Ярый, җирнең шәбен эләктергәнсең икән, эшкәрт син аны, кадерләп тәрбия кыл.
Газизҗан тагын сәгатькә якын тешен кысып эшләде, зәңгәр ДТ күренмәде. Аның тынычлыгы качты, күңелендә яшеренеп яткан ачу катыш рәнҗеш бөтен барлыгын биләп алды. Гомере буе бөтен кешене алдап яшәргә өйрәнгән Халитнең уен ул бик тиз аңлап алды. Эшкәртмичә, тир түкмичә, чыгым чыгармыйча гына ипекәй алырга. Ул җирләргә бит тәртә батырсаң, тарантас үсеп чыкмалы! Кешеләрне алдаса алдар, әмма Газизҗан бусына ирек куймас! Йә эшләсен, йә җирне кабат тартып алырга! Ул тырмаларын басу түрендә ычкындырып калдырды да Казан басуына юл алды.
Ямансар тавын урап, Бүре упкынына борылуга, Газизҗан баягы уйларының ялгыш булганлыгын аңлады. ДТ упкын өстендә тора, ә Халит читтәрәк утыра иде. Бу урынга кояш нурлары юньләп төшми, өсте кибә, асты туң килеш кала. Упкынга шуганыңны сизгәндә соң була. Моны яшьрәк чакта Газизҗанның кичергәне бар иде. Туң җирдән тракторы аска шуа башлагач, Халит тырмаларын ычкындырып калдырган, өскә күтәрелергә ниятләгән, әмма арткы чылбырлары инде упкынга терәлгәч, тракторын сүндереп, читкә сикергән. Газизҗан трактор янына чүгәләп, аның торышын карады. Шулчак ул йөрәгенең чеметтереп алуын тойды: Халитнең зур кирза итекләре аңа якын ук килеп бастылар. Газизҗан кызыл яр астына бер генә мизгелгә күз атты һәм упкын өстендәге су кояшта хәнҗәрдәй чагылып алды… Ул башын күтәрүгә, аларның күз карашлары очрашты. Халитнең калын кашлары бер-берсенә тия язып җыерылган, яңагындагы борчак кадәр кара миңе дерт-дерт килә иде. Газизҗанны ярдан очыру өчен, аның бер хәрәкәте җитүен алар икесе дә аңладылар. Әйтелгән, әйтелмәгән һәм әйтеләсе нәрсәләр икесенең дә күзләрендә яна. Газизҗан яшен тизлеге белән үз-үзен ярдан читкә атты һәм урыннар алышынды: Халит упкын ягында калды, хәзер аны аяк астында аунаган корык башы белән дә аска этеп җибәреп була иде… Халитнең йөзе кәфендәй агарып китте, күзләре куркудан киерелеп ачылдылар. Кинәт көтелмәгән хәл булды: аның гәүдәсе акрын гына уңга янтая башлады. Газизҗанның әле генә корып маташкан уйлары бер мизгел эчендә юкка чыкты, һәм ул, Халитне сырмасыннан эләктереп, үзенә таба тартты. Халит ярдан басуга таба бер генә адым атлады да юеш җиргә тезләнде. Газизҗан, йөрәгенә чыдый алмыйча, аяк астындагы туң кәсне тибеп очырды… Халитнең хырылдавык тавышы аны сискәндереп җибәрде:
– Йә, ник сузасың?
Газизҗан, ялгыш хәрәкәт ясавыннан куркып, тракторына таба ашыкты. Кабинага менеп утыргач, буыннарының кинәт йомшавын, гәүдәсенең көне буе авыр эш эшләгәндәгечә арыганлыгын тойды. Халит куллары белән җиргә таянып торырга азаплана иде. Газизҗан аны җиңүен аңлады, ләкин бу аларның тормышының моңа кадәрге агышын үзгәртә торган җиңү түгел иде. Ул,