Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе


Скачать книгу

ничек кирәк алай капканы япты да хәлсезләнеп коймага сөялде һәм тавышсыз гына үксергә кереште. Күпме генә еласа да, күңеле бушанмады, чөнки йөрәгенә кара шом тулган иде. Нидер булачак, Газизҗан хәзер нидер кылачак һәм моның азагы әйбәт бетмәячәк…

9

      Үзе өчен дә, ире өчен дә бәгыре әрнеде аның. «Газизҗанның атылып-бәрелеп чыгып китүенә мин сәбәпче», – диде ул эченнән. Әмма тормышларын төрле яклап үлчәргә керешкәч, фикере үзгәрә барды. Һаҗәрнең бит аңа караганда күпкә чибәррәк, акыллырак, дөньяны кендегеннән эләктерерлек егеткә кияүгә чыгарлык мөмкинлеге бар иде. Ләкин ул Газизҗанны сайлады, аның һәрнәрсәгә гөлдерәп көлүен, җөйле ияген яратты. Ә Халит белән ул кызык итеп кенә йөрде, аны беркайчан да яратмады. Элекке сыйфатларыннан иягендәге җөе генә калса да, Газизҗанны ул һаман да күпмедер ярата әле. Ә Һаҗәрне Газизҗан яратмый – бусы бәхәссез. Һаҗәр моңа, ул Казаннан кайтып, ишегалдына килеп кергәч, соңгы мәртәбә инанды. Ничә көннәр аерылып торган иренең карашында бернинди җылылык чаткысы сизелмәде. Һаҗәр, ялгышамдыр дип уйлап, юри генә маңгай чәчен рәтләвен үтенгәч, аңа Газизҗаннан җылы урынына йөрәк өшетерлек салкын бөркелде… Моның сәбәбе Халиткә бәйле. Ул – мал таба белүче ир. Тегермәнгә барсаң, онга буялмый каласыңмыни? Халит әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит ил шәраблары кайтарта. Аларны бер авыз итсәң, тормышның күңелсезлекләре онытыла, бөтенесе дә җиңел эшләнә. Акчасын, күчтәнәчен дә кызганмый Халит. Икенче көнне башыңны ташка орырдай булып, үз-үзеңне каргыйсың, әмма гөнаһны су белән дә, игелекле гамәлләр белән дә юарлык түгел. Берничә көн үзеңне тиргәп йөрисең дә, тагын нидер килеп чыга, тормышның кызыгы калмый һәм сине тәме авызда кымырҗып торган шәраб тагын чакыра…

      Ә нишләргә? Һаҗәр дә – кеше, аңа да тормыш бер генә мәртәбә бирелгән. Күпме гомер калгандыр, ләкин ни рәхәт күрде соң ул? Өйләнешкәннән бирле башы тарткалаштан чыкмады. Газизҗанны артык мактау харап итте. Мәҗлескә барсаң – ул җырлый, концертка чыксаң – ул, ревкомиссиядә – ул, депутатлыкка – ул. Егет чакта елмаеп-көлеп кенә йөргән Газизҗан, кирәкме-кирәк түгелме, бөтен нәрсәгә борын тыгарга, җай чыккан саен җитәкчеләрне тәнкыйтьләргә өйрәнеп китте. Халыкка шул гына кирәк, аны кул чабып үстереп тордылар, ә ул усалланганнан-усалланды. Җир бозасың, начар чәчәсең, калдырып урасың, дип, яшьләрне басудан куып кайтарган чаклары да күп булды, шулай «Керпе»гә әйләнде дә бетте.

      Һаҗәр килен булып төшкәч, бианасы белән аны күпме генә пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтергә тырышса да, Газизҗан баш бирмәде. Инде элекке мактаулар да бетте, инде кешеләр дә аңа эш көче итеп кенә карыйлар, ә ул үзен һаман әүлияга санап йөри. Шулай булмаса, элекке үзсүзлелеген, үҗәтлеген ташлар, хатынының сүзенә колак салыр иде.

      Һаҗәр югары белем алмаганы өчен соңгы вакытларда үзен тиргәп туймый. Ялкауланды шул. Әти-әнисенең үзе белә башлаганнан бирле тәрбияләвеннән, көн саен дәрес әзерләргә мәҗбүр итүләреннән тәмам гарык булып чыккан иде ул мәктәптән. Көне-төне тагын биш-алты ел шул китап-дәфтәрләргә багыну газабы аның котын алды. Әти-әнисе төрмәсеннән котылгач,