Рузил Фазлыев

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи


Скачать книгу

 978-5-0056-9347-1

      Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

      Нәүрүз

      Үзебезчә яңа ел башланды,

      Урамнарда Нәүрүз бәйрәме.

      Чит бәйрәмне каты үткәреп,

      Без онытмыйк аны әйдәле.

      Үз бәйрәмең, халкың динең, телең,

      Онытырга синең хакың юк.

      Кеше арбасында, җырлап яшәп,

      Үзеңнеке өчен вакытың юк.

      Үз халыңы әгәр яратмасаң,

      Бәйрәмнәрне хөрмәт итмәсәң…

      Яшәү мәгънәсен югалтабыз,

      Үз халыкыңа хезмәт итмәсәң.

      Башкаларга хөрмәт булсада,

      Үзеңнекен hичтә онытма.

      Туган илен кеше уйлаган бит,

      Дошман арасында булып та…

      Кешеләр

      Өмет белән яши бу дөньяда,

      Шуңа күрә кора планнар.

      Кайберләре хыял булып калса,

      Арасында була торганнар.

      Өмет көтә, акыл сабыр итә,

      Вакыт килә, чыга хөкүме.

      Бүләклидә ала язмыш кулы,

      Сабыр булып кына көтүне.

      Очрашулар була, хушлашулар,

      Соң булсада сөю тапканнар.

      Адашыпмы әллә ялгышыпмы,

      Бәхет сүзен сызып атканнар.

      Өмет кенә бирә яшәү көче,

      Төзү өчен дөрес юлларны.

      Язмыш юлын hәркем матурлый,

      Көтеп тормый әзер-булганны.

      Җирдә кеше бик күп тоелсада

      Галәм өчен бик бик кечкенә.

      Океаннар, диңгез дөньясында,

      Бәләкәй генә, инеш кенә.

      Гомер озынлыгы

      Аңлау гына гомер кыскалыгын,

      Бераз гына безне айныта.

      Нык җигелеп тормыш арбасына,

      Тугарылып булмый аерыпта…

      Сынау диеп дөнья куа, куа,

      Билгесез юл – кая барганда…

      Адашулар бары аңлашыла,

      Юллар бетеп туктап калганда…

      Әрәм үтә күпме гомер юлы,

      Авыр була, кайчак аңларга…

      Язылганны шулай боза, боза,

      Үз үзеңне нигә алдарга…

      Нигә кирәк, соңнан акланулар,

      Узган эшкә инде салават…

      Тиешләрен эшлидә алмагач,

      Нигә кирәк диван-корават…

      Тырышулар тыелганны эшләп,

      Көтүләрдән файда саваплар.

      Сәләменә карап сәләм булыр,

      Көтү дөрес шундый җаваплар…

      Белгәннәрне эшли алу кирәк,

      Белмәгән бит шикле санала…

      Җимеш бирә, җимеш агачлары,

      Исле гөлдән исләр тарала…

      Язлар

      Яз турында язмый була мени,

      Күңелләрдә туган фикерне.

      Яңа өмет туар киләчәккә,

      Язлар җиткәч туа бит инде.

      Кабат җиhан көтә матурлану,

      Җылы җилләр, җылы кояшы.

      Кеше күңелләре актарыла,

      Язлардан юк мәңге туясы.

      Уянгандай озак йокыдан соң,

      Хәрәкәткә килә бар тараф.

      Хозурлану өчен җитә ала,

      Күтәрелеп күккә бер карап

      Яшелләнгән чакта бар тәбигать,

      Яңаргандай була күңелдә.

      Үтеп китте карлы кышларыда,

      Язлар белән бергә бүгенгә.

      Тагын бер яз менә насыйп булды,

      Тагын бер яз безгә өстәлде.

      Искә төшереп тагы бер кат,

      Кайда туып кайда үскәнне.

      Сабырлык

      Югалтулар була олы кайгы…

      Кеше китсә безнең арадан.

      Ул аналар ничек түзә икән,

      Аерылганда гәзиз баладан.

      Елап кына тынычланып булмый,

      Күңел генә бераз бушана.

      Сынауларның шундыеда килә,

      Кеше түзә, ниләр булсада.

      Аерылганда гoмер кадерләнә,

      Кушылганда күңел шатлана…

      Югалтулар акрын онытыла,

      Гади тормыш тагы башлана.

      Язмыш дибез гoмер агышын…

      Күрәчәкне, инде күргәнне.

      Без эшләргә тиешедә шактый,

      Эшли алсак әле белгәнне.

      Җилләр екса, җилдә гаеп мени,

      Басып тора алмасак җилләрдә.

      Сынаулары булар, сабыр булыйк,

      Яшәүләрне