Рузил Фазлыев

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи


Скачать книгу

align="center">

      Карга боткасы

      Язлар җитеп карлар эрегәч,

      Утырау, утырау чирәм күренгәч,

      «Карга боткасы"на вакыт җитә,

      Көннәр җылынуы беленгәч.

      Каргасында, боткасында түгел,

      Бәйрәмендә бөтен хикмәте…

      Яз килүне каршы алулары,

      Салып ташлап кышның бишмәтен.

      Көзге чирәм кар астыннан чыга,

      Карлар әле эреп бетмәгән.

      Сыерчыклар килә генә әле,

      Көннәр җылыныпта җитмәгән.

      Иркен сулыш алып кыштан соң,

      Тәбигатькә чагып, болынга.

      Учак яннарына җыелышып,

      Хыял корып җәйләр турында.

      «Карга боткалары» истә кала,

      Боткаларның үзгә тәме бар…

      Кемнәр, кайчан гына булсаларда,

      «Карга боткасы"ның яме бар.

      Сау бул дип

      Сау бул дип, кыш дәшәдә инде,

      Каршылыйм шикелле язларны.

      Өлгереп булмады укырга,

      Көз көне утырып язганны.

      Гoмернең кадерле көннәре,

      Кыйммәте бик олы- югары.

      Кичәдән кадерле бүгене,

      Яшәүдән туялган юк әле.

      Шөкер әйт бүгенгә, үткәнгә,

      Бүгеннең дәвамы—иртәгә.

      Өметләр яңара кабаттан,

      Яңа көн каршылап иртәдә.

      Күңелгә өстәлә ышаныч,

      Адымнар ясарга тагында.

      Без барыйк, адашу ярамый,

      Юнәлеш hәм өмет барында.

      Барам мин, бер нигә карамый,

      Курыкмыйм тукталып калудан.

      Ни кирәк күңелгә тагыда,

      Син дөрес юллардан барудан.

      Исемнәр

      Исемнәр, булалар төрлечә.

      Кайвакыт кушыла, белмичә.

      Әйтергә кайчакта уңайсыз,

      Булганга мәгьнәсе бер ничә.

      Исем ул асылын аңлата,

      Кешенең, әйбернең, җисемнең.

      Бернинди бәйләнеш булмаса,

      Кешегә кушылган исемнең…

      Исемсез шикелле калалар,

      Чит булган исемнәр кушканда.

      Кошларны кош итә канатлар,

      Кагынып күкләрдә очканга.

      Исемнәр канат ул, тормышта,

      Исемдә бәйләнеш күңелгә.

      Туганнан, иртәгә, бүгендә…

      Шул исем озата гoмердә..

      Бай вакыт

      Бай була яшь гoмер хыялга,

      Тыярлык, тыймаслык хисләргә.

      Яшерен эшләргә кайчакта…

      Сер булып каласы кичләргә.

      Яшәргә өйрәнү вакыты,

      Барсыда беренче мәртәбә.

      Җигелә башлавы дөньяга.

      Күнегә башлавы тәртәгә.

      Вакытлар төзәтә барысында,

      Хыяллар югала, онытыла…

      Якты эз шикелле үткәнгә,

      Күңелләр кайвакыт омтыла.

      Тәҗрибә җыела ул вакыт,

      Бер капчык, я була бер кесә.

      Шуңадыр таулар күп юлларда,

      Аз туры өлеше. Бер менә, бер төшә…

      Очырашулар

      Очрашулар килә кинәт кенә,

      Көтмәгәндә, эзләмәгәндә.

      Ул язмышның була дәвамы,

      Сөю белән чирләмәгәндә.

      Алда була бергә үтәсе юл,

      Башка