Рузил Фазлыев

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи


Скачать книгу

көне, олы бәйрәм көне,

      Без җомганы көтеп алабыз.

      Мәчетләргә-Аллаh йортларына,

      Сәҗдә кылыр өчен барабыз.

      Гыйбәдәттә булу җомга көнне,

      Ихлас булган, иман булу ул.

      Намаз вакытында башны иеп,

      Аллаh карышында тору ул.

      Гыйбәдәттә күңел тынычлана,

      Кәлепләребездә пакьлана.

      Җомгаларда кылган зикерләрдә,

      Җомгаларга кадәр саклана.

      Зикерләрдә үтеп, җомгаларны,

      Җомга белән җомга арасын.

      Догалаларым кабул булыр диепб

      Күңелеңә шифа аласың.

      Саубуллашу

      Кышта инде саубуллаша бугай,

      Кышны көттек, язлар киләләр.

      Тагын бер кат күреп калу кирәк,

      Ап ак ничек бөтен тирәләр.

      Ятып аунап булмый ак карларда,

      Ул вакытлар үтеп киттеләр.

      Агар сулар булып ак карларның,

      Китәр вакытлары җиттеләр..

      Күреп калыйк әле ак җиhанны,

      Ак төстәдә, җитә матурлык…

      Язларныңда булыр андый көне,

      Ап ак булып чәчәк атырлык.

      Ел фасылы шулай алышына,

      Яңа язлар, кемгә башлана.

      Яңа хыялларда туа тора,

      Тормышларга ничек ашсада.

      Яшәү өчен әлләни кирәкми,

      Тормыш агымында ага бел.

      Бөтен акылыңны җигә алып,

      Кеше булып кына кала бел.

      Салкын кышлар тагы килер әле,

      Сүрелмәсен күңел җылысы.

      Тормыш җирдә, иң кадерле бүләк,

      Аллаh биргәннәрнең – зурысы.

      …исле гөл кебек

      Туган авыл исле гөлләр кебек

      Булса әгәр сулар сибүче…

      Ничек микән анда хәлләр диеп,

      Сирәк- мирәк кайтып килүче…

      Күпме «кошлар» моннан очып киткән,

      Карарга иде бергә җыелып…

      Тезелешеп дуслар, туганнар,

      Басып бер берсенә сыенып…

      Кермәс иде картлык төседә,

      Үсәр иде авыл яңадан…

      Гәебеңне таный алсаң гына,

      Кайткан чакта монда калада…

      Киттеләрдә оныттылар кебек,

      Олы кунак кына шикелле…

      Хәтерләрне әгәр юшкын басса,

      Кирегә юл ябык бит инде…

      Кешенең кешегә карашы

      Кешенең кешегә карашы,

      Ул аның кем булу халәте.

      Ихластан булганда сүзләре,

      Хөрмәтли белүгә сәләте,

      Кайвакыт ихласлык соңара,

      Кирәге калмаган чакларга.

      Кеше юк… сүзләрне әйтергә…

      Юллар юк кирегә кайтырга…

      Ник телләр ояла әйтергә,

      Ниләргә көтәргә аерылу.

      Үкенеп ни өчен яшәргә…

      Ник кирәк канатлар каерылу.

      Кешенең гомере искән җил,

      Күрмидә каласың искәнен.

      Яхшы сүз, җылы сүз әйтергә,

      Ник көтеп яшәргә киткәнен…

      Яшәүнең асылын аңларга,

      Кабаттан вакытлар бирелми.

      Туганга, иптәшкә дусларга,

      Якты йөз күрсәтик иренми.

      Беренче сүзләрне әйталсаң,

      Күңелдә