Рузил Фазлыев

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи


Скачать книгу

курыкуны көчәйтеп.

      Аңларбыз без кайбер әйберне,

      Ишетми йөргәнне ничә әйтеп.

      Кешенең дөньяда урыны,

      Билгеле – язылып куелган…

      Күрәсе булганны күрәсең,

      Үзгәрми ул синең, уеңнан.

      Гaрәсәт, давыллар булалар..

      Кай вакыт кагыла күпләргә.

      Вакытлар аңлата, күрсәтә…

      Кем хуҗа гaләмдә, күкләрдә.

      Килде вакыт

      Кемдер сүгә көндә хөкүмәтне,

      Кем гаепле саный дәүләтен…

      Үзе hаман кыргыйлана бара,

      Каплап тормый хәттә гәүрәтен.

      Күренмәгән вирус килеп кинәт,

      Андыйларны бераз «юата».

      Кая керер урын тапмаганда,

      Коры җирен кинәт чылата.

      Бәргәләнә бераз кеше күңеле,

      Ярдәм белми каян көтәргә.

      Билгесезлек юлда олы киртә…

      Ничек аны урап үтәргә.

      Гaдәтләнгән тормыш туктагандай,

      Кемгә тыныч кемгә куркыныч…

      Уйлаганда, бараз аңлыйсыңда,

      Түләнмәгән кебек зур бурыч.

      Калган эшкә, инде карлар яуган,

      Бүгенгесен кирәк уйларга…

      Тормыш көзе ишек каккан чакта,

      Өмет итеп йөрмә туйларга.

      Бурычларың сине озатмасын,

      Олы юлга чыгып киткәндә.

      Каршыласын иде матур җәйләр,

      Язлар үтеп җирләр кипкәндә.

      Бер хуҗа

      Синдә хуҗа, миндә хуҗа кебек…

      Хуҗалыклар гына билгесез.

      Кайда күреп була алыр микән,

      «Син хуҗасы» дигән билгесен.

      Хуҗасызмы бөтен якты дөнья,

      Каян килеп чыга вируслар.

      Адашалар, бүленәләр кинәт,

      Гүләйт итеп йөргән туристлар.

      Таныш түгел, көтелмәгән сынау,

      Безгә бүген ясый сәяхәт.

      Җилдә очкан яфраклар кебек,

      Байлыклар hәм бөтен сәясәт.

      Кемнән безгә ярдәм килә ала,

      Түрәләрдән, яки дәүләттән.

      Кайсы безгә дөресерәк сөйли,

      Сакланырга иде, гайбәттән…

      Ике рәхәт бергә килә алмый…

      Савап көтмик, гамәл булмаса.

      Сусауларны чиләк баса алмас,

      Сулы булып алар тормаса.

      Җиңел килгән бәхет сизелми шул,

      Кадерләрен авыр аңлавы.

      Кеше өчен олы кисәтүдер,

      Тормышларның җиңел бармавы.

      Җәй

      Язлар җитсә, язлар матур кебек,

      Алыштырды хәзер жәйләре.

      Күңел анын матурлыгын тоя,

      Әллә күңел өчен хәйләме.

      Җәйләр җитеп, дөнья үзгәрә шул,

      Уяналар бөтен чәчкәләр.

      Күңелләре җилкенүен сизә,

      Күп яшәгән олы яшьтәләр.

      Җәй җылысы, тагы өмет бирә,

      Булыр кебек алда гомерләр.

      Алдагысын бары Ходай белә,

      Күрәселәр аны күрерләр.

      Картаясы килми, күңел көтә,

      Җәйләр килеп тагын киткәнен.

      Тагы беркат язмыш, көткәннәргә,

      Матур мизгель бүләк иткәнен.

      Еллар шулай, алар йөгерәләр,

      Ашыкмаган чактакта күңелләр.

      Йөрәк