Рузил Фазлыев

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи


Скачать книгу

сатабыз.

      Замананын яңа геройлары.

      Яңа юллар әллә сызамы.

      Акыл сатыр өчен халыкка,

      Озын киңәшмәләр узамы.

      Авызына карап яши яши,

      Хөкүмәттән барсын көтәбез.

      Коллык хисен якын итә итә,

      Кешелектән чыгып бетәбез.

      Башлылар күп, бөтен ил тулы,

      Акыл бирүчеләр туктады.

      Вакыт үткәч, белгеч күбәер,

      Ә хәзергә бердә юк әле.

      Алдан белүчеләр эндәшмиләр,

      Шарлатаннар нидер уйлана.

      Йокы түгел, җиhан үзгәрә,

      Төшләр генә диеп уйлама.

      Тыныч үткән олы давыл кебек,

      Җир өстендә тормыш үзгәрә.

      Сәбәпләре әле ачыкланыр,

      Барып җитәр әле безгәдә.

      Бүген

      Дөньялар киң, юллар такыр,

      Бүген тормыш шулай бармыш.

      Харам белән хәләл бергә,

      Кичә айнык, бүген салмыш.

      Телдә иман, күңелләр буш,

      Ниятләр бар гaмәлләр юк…

      Җиткән кебек барысыда,

      Өсләр бөтен, тамаклар тук.

      Элеккеләр онытыла…

      Яңаларны таба алмыйбыз.

      Урында да тора алмыйбыз,

      Алгада без бара алмыйбыз.

      Салкын хәзер карашларда,

      Елмайганнар, җүләр кебек.

      Бүген халык дөнья диеп,

      Батырларча үләр кебек.

      Ят бәйрәмнәр гөрләп үтә,

      Яңа диеп тырышабыз.

      Үзебезнең эшләр мөшкель.

      Башкаларга булышабыз.

      Гөнаһ җыеп узышабыз,

      Нәфес безне, каты җигә.

      Кaнәгатьлек каян килә,

      Рәхәт табып кайсы җиргә…

      Кемнәр безне уятыр соң,

      Йоклаганнар булмасакта.

      Бозыклыклар арасында,

      Бозык булып тумасакта.

      Күңелләргә ниләр булды,

      Ниләр анда кереп тулды…

      Аңладыкта, соңардык шул,

      Бушатырга бик соң булды.

      Ике күпер

      Елга тирән булмаса да,

      Авылыбызда ике күпер.

      Бәләкәй hәм олы күпер,

      Икеседә төзек, бөтен.

      Гелдә алай булмаганнар,

      Су агызгач ясаганнар.

      Олы күпер аша җәяү,

      Урау юл дип атаганнар

      Олы күпер элегерәк,

      Бик олыда була алмаган.

      Комбайннар hәм чәчкечләр,

      Аның аша чыга алмаган.

      Запас чара – елга аша,

      Ипләп кенә кереп чыгу.

      Ялгышырак кыланганда,

      Су читендә кереп «чуму».

      Яшәү өчен авыр вакыт,

      Заманасы шундый булган.

      Кул астында ни табылса,

      Кеше шуннан күпер корган.

      Таш, тимердән хәзер алар,

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим