Рузил Фазлыев

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи


Скачать книгу

юллар, безгә үтәр өчен,

      Кирәк җиргә барып җитәргә.

      Ният белән гaмәл шикеллеләр,

      Белгәнеңчә кирәк үтәргә.

      Бармы файда эшләнмәгән эштән,

      Кирәк икәнлеген белептә.

      Сәләм бирми узып киткән кебек,

      Якын танышыңны күрептә.

      Күңелләргә якын булганнары,

      Язмыш юлларыңны салада.

      Үзең сайлап ала алганнарың,

      Эзләр булып җирдә калада.

      Язмыш юлы кешедәндә тора,

      Кушылганча аны узмасаң.

      Биргән язмышыңны саклый алып,

      Үз кулларың белән бозмасаң…

      Яңа тормыш

      Үзгәрә шул әнә заманалар,

      Тамашалар кинәт кимеде.

      Экраннарга күчә барысыда,

      Әллә хәзер әкият илеме…

      Шаяртулар, ямьсезләнеп бетте,

      Күтәрелде хакы гaйбәтнең.

      Язганнарның аермасы юктай,

      Ялган белән дөрес әйбәтнең.

      Мәзәк ясап, ялгыш егылганнан,

      Лайк өчен сатып намусын.

      Серен сата мәзәк өчен диеп,

      Мыскыл итә якын танышын.

      Артист булды хәзер ярты халык,

      Бүлешәләр төн hәм таңнарын.

      Ни ашаган, ниләр сатып алган,

      Кемнәр белән кая барганын.

      Колхозчыда, эшчедә юк хәзер,

      Сатучыда, сатып алучы.

      Калганнары телевизор аша,

      Аптырашып карап ятучы.

      Урамда аккош

      Аккошлар кайталар, киләләр,

      Оялар коралар язларда.

      Күлләргә күркәмлек бирәләр,

      Пар булып суларда йөзгәндә.

      Сокланмый буламы карарга,

      Күлләрдә йөзүен аккошның.

      Булганмы кайчандыр күргәне,

      Урамда йөргәнен аккошның.

      Танышу теләге булганмы,

      Әллә ул адашып юлыккан…

      Кешеләр янына килгән бит,

      Урамга менгән бит сулыктан.

      Аккошлар матурлык билгесе,

      Кошларның олысы, аклары.

      Нигәдер урамнан, ялгыз кош,

      Тып тыныч курыкмый атлады..

      Сирәк хәл тормышта очырый,

      Кемнәрнең буладыр күргәне.

      Бармы икән, кайсыдыр авылда,

      Аккошның урамда йөргәне…

      Сулар ага

      Агымсулар үз юлларын таба,

      Ә ярлары түбән тын акса.

      Сулар агып кына ярлар ясый,

      Көчле агым булып ул акса.

      Зур елгада биек ярлар була,

      Киң урыннар, ярлар арасы…

      Күпме сулар ага бу юл аша,

      Күпме сулар бардыр агасы.

      Тыңлаганда агым тавышларын,

      Ул тавышта нинди серләр бар.

      Аңлый алсак агым тавышларын

      Безгә алар ниләр сөйләрләр…

      Елга, чишмә, бөтен су җиhаны,

      Аңлап бетермәслек нигъмәт бит.

      Сусаганда әдәм баласына,

      Тамчысыда нинди кыйммәт бит.

      Мохтаҗлыкның файдасыда бардыр,

      Булганнарның кадрен белергә.

      Эшлибезме, барлык кушылганны,

      Чын нигъмәтне җирдә күрергә.

      Туган тел

      Туган тел кадере артамы,

      Әллә