Рузил Фазлыев

Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер


Скачать книгу

олы бер хикмәте,

      Җан иясе булу сәләте…

      Әнә, димен…

      Әнә, димен төртеп, үз үземә,

      Үтеп бара синең гомерең.

      Аңламыйча бергә буласыны.

      Аерылу мөмкин түгелен.

      Үтеп бармый, бары көтә кебек,

      Уйларыңнан синең бушауны.

      Чишкәнеңне сине тотып торган,

      Күңелендә булган тышауны.

      Көләседә килә бер кычкырып,

      Ничек кеше шулай була ала.

      Җавап эзләгәндә, туры сүзгә,

      Фикерләрең бик тиз чуала.

      Дөнья өчен, олы кануннарны,

      Кемнәр ничек, аны аңлаган…

      Кая гына юлга чыкканда да,

      Җилгә каршы басып калмаган.

      Үтеп бара, әйе ул нишләсен,

      Бер сәбәпсез туктап торалмый.

      Озынлыгын үзең теләгәнчә,

      Гомерләрне сузып булалмый.

      Бай дөньяда

      Иксез чиксез кебек дөнья,

      Ниләр генә юк анда.

      Күреп, белеп бетермәслек,

      Миллион тапкыр тусаңда.

      Бик кадерле «тимер арба,»

      Әлеккечә «яхшы атлар.»

      Тигез кебек сан буенча,

      Акыллылар, ахмаклар.

      Ат лапасы кебек йортлар,

      Кысан кебек кешегә.

      Бензин салып, атлар җигә,

      Егәр өстәп көченә.

      Чокыр кебек гел олая,

      Арткан сине «булганы».

      Очырасада, никтер сирәк,

      Җитте дия торганы.

      Дөнья бай ул, кеше өчен,

      Байлыкны, тик аңласаң.

      Мондый тормыш җәза үзе,

      Нәфес тыя алмасаң.

      Бәллүр савыт

      Кайсы кыйммәт, бәллүр савытмы,

      Әллә салган аңа эчемлек?

      Шәрәбеме әллә сәбәбеме,

      Андый савытсызда эчерлек.

      Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,

      Грузин чәе, кытай савытын…

      Чәкештерү өчен күп вакытта,

      Ишетергә чынлы тавышын.

      Күтәрүләр бәллүр савытларны,

      Юылмаслык булган кулларда.

      Чебен кебек оча ялагайлар,

      Мактар өчен кирәк булганда.

      Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,

      Төшеп китсә, бик тиз уалыр…

      Булганыда бик тиз онытылып,

      Кеше хәтереннән югалыр.

      Кеше күңеле тирән урнашкан,

      Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».

      Конфет урынында кайвакытта,

      Камыр төргән газет кагәзе.

      Бәхет чакыра

      Бәхет сине үзе чакыра бит,

      Карышыңда тора баскычлар.

      Күтәрелү кирәк адым, адым.,

      Очырашуга шушы баскычтан.

      Һәр адымың уйланылган булып,

      Ышанычың булып күңелдә.

      Хыялыңда, максатыңда бергә,

      Була алу бәхет түрендә.

      Биектәме, әллә ерактамы,

      Баскычларын үтеп күренә.

      Күренсәдә, күренмәсәдә,

      Гомер буе, күңел үрелә.

      Ул чакыра безне үз янына,

      Безгә кала барып карасы.

      Үзеңнекен үзең таба алып,

      Аның белән бергә каласы.

      Яман сүз

      Кайларда