Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти


Скачать книгу

булганмын…

      Кулларымны «пешерә язган» конвертны әйләндереп карый-карый озак торуымны хәтерлим. Ниһаять, калтыранган бармаклар белән конвертны ачтым.

      Ярты битле генә кәгазь. Аның уртасында өч-дүрт юллы гына текст. Җавап хаты никадәр кыска булса, шул дәрәҗәдә үк кырыс хөкемле: татарча түгел! Янәсе, татарлар хәзер «өмид» дип әйтмиләр… Башка бер фикер дә юк. Ни эчтәлек, ни техника, ни мәгънә хакында…

      Телең татарча булмагач, димәк, үзең дә татар түгелсең дигән сүз… Димәк, башка язып, безгә җибәреп маташма дигән сүз… Димәк… Тукай да «өмид» сүзен дөрес кулланмаган булып чыгамыни?! Мисал итеп китерелгән шул бер генә сүз, тирән кадалган шырпы төсле, бик озак хәтердән чыкмады…

      Җыеп әйткәндә, Гомәр Бәширов имзасы белән килгән җавап тәмам айнытып җибәрде мине. Конвертны алуга дулкынланудан кызышкан тән-бәдәнемә бер чиләк бозлы су ишелеп төшкән сыман…

      Әйе, айныдым айнуын…

      Әмма ләкин барыбер әдәбият белән җенләнүдән, ата-бабалар чыккан асыл Ватан (ул вакытта әле «тарихи Ватан» дигән төшенчә кулланылышта юк иде), татар дигән бер гаҗәеп, аңлаешсыз халык, аның рухи дөньясы, үзгәчә бер хикмәткә ия теле хакында уйланулардан айный алмадым мин.

      Үземне гарьләндергән җаваптан соң мин Казан ягына башка хат-мазар язмаска булдым. Әдәбият, шигърият дигән нәрсә бары үзем өчен, үз дөньям гына булып калыр дип уйладым, шулай дип шарт куйдым. Ләкин… биш-алты елдан соң ул шартымны да бозарга мәҗбүр булдым (моның хакта «Аяз әкә сабакларында» беркадәр яздым шикелле). Димәк, әлеге хат тудырган кискен хисләр әкренләп юашланган, сүрелгән, онытыла башлаган дигән сүз.

      Тагын берничә елдан андый җавапларның ни өчен, ничек барлыкка килү серләре, фәнчә әйтсәк, язылу технологиясе минем өчен билгеле иде. Дөрес, моның беренче серләре Казахстанда ук сизелә башлаган булса, мәсьәләнең чын-чынлап ачылуы университетта укып чыгып, гыйльми хезмәткәр, педагог сыйфатында белем һәм фән дөньясында кайнаган чорга туры килде. Баксаң, СССР дигән дәүләттә, мәшһүр җырдагыча, «кеше шул кадәр иркен сулый торган» гаҗәеп «киң илдә» үз гражданнарына чит илләрдә яшәүче кешеләр белән нормаль мөнәсәбәткә керү тыелган икән. Төрле анкеталар тутырган чакта, чит илләргә бару һәм ул якларда туган-тумачалар булу-булмау хакында төгәл мәгълүмат бирү, хәбәрләшү-хатлашу очраклары булган тәкъдирдә аларның махсус исәпкә алыну тәртипләре ни тора! Сугыш вакытында Германиягә сөрелгәннәрнең, әсирлектә булып кайткан кешеләрнең кабат төрмәгә ябылулары, Себергә куылулары хакында әйтеп тә торасы юк.

      Мондый «тәртипләр» илдәге барлык гражданнарга караса, милли республикалардагы халыклар өчен алар тагын да кырысрак булган иде. Мәсәлән, үзгәртеп коруларга кадәр чит илләрдәге татарлар, аларның диаспоралары хакында бернинди мәгълүмат бирелми иде. Әйтерсең лә андыйлар дөньяда бөтенләй юк. Әгәр ялгыш матбугатта берәр нәрсә чыга калса, редакторларына шактый эләгә иде. Әйтик, 1959 елда «Азат хатын» журналында Голҗа татарлары хакында минем уч төбе кадәрле