Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти


Скачать книгу

халыкларның реаль саннарын бозып күрсәтү, аларның үзара киңрәк аралашу мөмкинлекләрен кыса бару СССР дигән илдә тоталь сәясәт рәвешендә хөкем сөргән иде. Дөрес, мондый хәл бер татарларга гына карата түгел, бәлки башка «нацменнар» га да кагылган иде. Үзбәкләрнең, молдова һәм Балтыйк буе милләтләренең язмышында алар тагын да ачыграк күренде. Әмма артык киң таралган, сибелгән татарларның күбрәк зыян күрүе дә бәхәссез.

      Менә шундый тоталь сәяси шартлар ажгырып хөкем сөргән илдән ерак Кытайдагы «әллә кемгә» килгән, Гомәр Бәширов имзасы куелган әлеге хаттагы җан өшеткеч, гарьләндерерлек мәгънәдәге җаваптан бүген – мин хастаханәдә утырган чакта – гаҗәпләнергә, рәнҗергә, үпкәләргә бернинди сәбәп, җирлек юк иде. Дөресен әйткәндә, минем хат Казанга килгәч, өлкә комитетында, хәтта КГБ бүлмәләрендә аның бер почмагыннан гына ике бармак белән чеметеп тотып, әллә кемнәрнең танышкан, тикшергән, киңәшкән булуы шик тудырмый хәзер. Бары шуннан соң гына җавап язылган. Дөресрәге, яздырылган…

      50 нче елларда түгел, бәлки күпкә соңрак та Советлар Союзына килгән чит ил кешеләре белән очрашулар, аларның хатларына язылган җаваплар даими контроль астында була иде. Ректоратта эшләгән чактагы тәҗрибәмнән чыгып әйтәм моны. Үзгәртеп кору чоры башланып, хәбәрдарлык тәртипләре канат җәя башлагач та, 1987 елга хәтле хөкем сөргән иске тәртипләрне исәпкә алырга мәҗбүр идек. Мин үзем, мәсәлән, чит илләрдән килгән хатларга биргән җавапларымның (бер тәҗрибәле коллеганың киңәше буенча, кирәк була калса дип) күчермәләрен саклап барган идем. Әле дә саклыйм аларны, элек «кирәге чыкса» дигән булсам, хәзер билгеле бер чорның, хөкем сөргән тәртипләрнең характерлы фактлары дип исәплим…

      Тик 1952 елда Казаннан килгән хатның тексты сакланмаган. Ул вакытта әле документ дигән нәрсәнең кадерен, кыйммәтен белмәгәнмен. Яшь, тәҗрибәсез, белемсез чагым иде бит. Бер мәлне Хуҗадан: «Өйләнгән чагыңда сиңа ничә яшь иде?» – дип сораганнар икән. «Ничә яшь булганын хәтерләмим, әмма ахмак булуым хак иде», – дип җавап кайтарган Хуҗа…

      …Хастаханә палатасында Гомәр ага тарафыннан кыеклап куелган сорауга туры җавап бирә алмыйча аптырап утыруым менә шундый катлаулы сәбәпләр белән бәйле иде.

      Нинди җавап бирергә иде соң? Әйе, мин идем, сезнең җавабыгыздан гарьләнгән идем, дип, үземнең ул чактагы аңсызлыгым, белемсезлегем өчен хәзер хәл белергә, олы кешенең күңелен күрергә дип башкарган гамәлемнең мәгънәсен бетерергәме? Яки хәзер аңлыйм, тәмам аңладым инде, ул җавапны шул чорда хөкем сөргән вазгыять яздырган, дип, могтәбәр аксакалның дәрәҗәсен төшерергәме?..

      Юк, мин язмаган идем Казанга хат, дип, ялганны да әйтә алмадым ул көнне…

      Гомәр аганың барып чыкмаган аңлашу һәм әңгәмәгә чик куярга теләве сизелде: «Ерак җирләрдән килеп, үз халкыбызга хезмәт итүегез матур күренеш, әлбәттә… Китергән китапларыгыз өчен рәхмәт. Күзләрем начар булса да, караштыргалармын аларны».

      Наратлы

      2008, июнь

      Гыйбрәтле язмышлар