Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2


Скачать книгу

бара. Мин сабыр итәргә булдым, философ. Кайсы дин өстен чыкса, шуңа йөз тотар Болгар. Анда да җиде кат уйлап. Уйлар-уйлар да янә бер уйлар. Дин-йола алыштыру – рух алыштыру дигән сүз. Рух исә тән белән туа, җан белән китә. Барысы да Тәңре кулында, философ. Сабыр итик. Үтеп булмас тауны ике яктан тишәләр. Рум – Болгарга, Болгар Румга игелек кылсын. Игелек итү халыкларны бер-берсенә бәйләр, дуслыкны ныгытыр, дуслык белән йола мәсьәләсе дә хәл ителер…

      Уен җитдиләнде. Кубрат хан сакалын бөтерә-бөтерә уйлады. Аның әле философка бер тапкыр да оттырганы юк иде. Ул белә иде: базилевс шахмат уенын тыя торган аерым канун чыгарган, шуңа греклар бу уенны бик үк яратып уйнамыйлар иде. Базилевс моны чиркәү кушуы буенча эшләгән. Болгарга христиан дине килсә, ул да бу уенны тыяр. Юк инде, ашыкмый торсын әле базилевс Фанәгүргә икенче чиркәү салырга, берсе дә җитеп торыр.

      Бер шул хакта уйлады Кубрат хан, бер шахмат өстәлендәге шәкелләрне күзәтте. Шахмат уены дошманны җиңәргә өйрәтә, гомер буена варварлар белән орышып яшәгән, империя архиепискобы моны ничек аңламый икән, ул аңламаганда, базилевс үзе?..

      Шушы кичтә Кубрат хан философ Иоанн Фасианның галәмәт хәйләкәр кеше булуына янә бер инанды – ике йөрештән ханга мат куйды философ.

6

      Әле дә булса күз алдында: мәҗлестән соң төптәңре Ирсан баһадирны үзенә алып китте. Соң иде инде, барысы да калага кайта, баһадирның атын уң кулы Адай җитәкләгән. Илбарысның төптәңре белән китәсе килмәгән иде, әмма ул аңардан сорап тормады. «Миңа кайтабыз, баһадир», – дип кенә әйтте, һәм шул сүздән соң баһадир, атка тагылган колын кебек, төптәңрегә иярде.

      Дәү диварны үттеләр, өч-дүрт урам уздылар, түр якка җиткәч, сакчы алыплар сөңгеләрен чалыштырдылар. Икесе дә сүзсез генә рөхсәт тәңкәләрен күрсәттеләр. Түр яктагы урамның ике ягына да җимеш агачлары утыртылган, агачларны кара сакаллы грек карый, шул җимешләрдән, греклардан күреп, Кубрат хан эчемлек коя. Хан сараена җиттеләр, сарайга үтү өчен асма күпер салынган, күпер күтәрелгән иде. Димәк, хан кайткан, философ белән дөнья хәлләре сөйләшеп утыра. Олуг ханның һаман философ белән булуына төптәңре дә гадәтләнә башлады, кул селтәп, борылып китеп барды.

      Төптәңре урамына килеп кергәч, аларны уң кулы Адай куып җитте, ул баһадир атына атланган иде.

      – Баһадир, иртә таңнан юлга чыгабыз. Ничәнче әтәчтә уятыйм?

      – Һәр алып үзе белә, яу чапканда Кубрат хан кайчан кузгалды, без дә шул вакытта чыгарбыз дәү капканы, – диде баһадир.

      Адай борылып китеп барды. Төптәңре туктады, баһадирның иңенә кулын салды. Төптәңренең кулы җиңел, салкын иде, баһадир моны хәтта күлмәге аша тойды.

      – Мангыш тархан башын салган булса, Өске Кирмәнне алгач, Адайны анда тархан итеп калдырырсың… Сул кулыңа Кушкул кавхан оланы мәргән алып Илбәкне куярсың…

      – Шулай итәрмен, төптәңре.

      Төптәңренең ишегалдына керделәр, җимеш агачлары ябалдашларын күтәрә-күтәрә, өйгә таба уздылар. Күптән түгел Фанәгүрдә янгын чыкты. Тарханнар урамы тезелешеп янды, урамда бары тик бер өй – төптәңре йорты исән калды. Шул хәлдән