Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
аларны җиңүе авыр булмас. Мангыш тарханда алыплар аз, кирмәндә сәүдәгәрләр дә һөнәрчеләр. Чалбай хан аларга тимәс, аңа да корал кирәк. Хәбәр итүләре хак булса, Болгарда укыган Илтотар Чалбай ханда шаман булып йөри икән. Менә шушы йөзекне күрсәтсәң, ул сиңа кулыннан килгәннең барысында эшләр. Балдакны бармагыңа ки. Ярамаса, янчыгыңа сал. Күктә— Тәңре, җирдә – мин. Ак юл сиңа, баһадир. Игелегең белән кузгал.
Төптәңре урыныннан күтәрелде, таган астындагы учакка утын ташлады, аннан баһадирны кочагына алды.
– Төптәңре, мин сиңа бер сорау бирергә телим. Мин аны белмичә китә алмыйм, төптәңре.
– Сора, углан.
– Төптәңре, теге көнне диңгезгә ни ташладыгыз?
– Корбан эте, баһадир. Олуг хан миһербанлыгына сарай этен корбан кылдык. Йөрәген алып, уч төбенә куеп юрадык. Күрдек: Болгарга яңа олуг хан килер. Шуны күрсәтте юрау.
– Кем булыр ул, төптәңре?
Төптәңре кулларын күтәрде:
– Барысы да Тәңре иркендә, баһадир. Тәңре кемне тели, шулбулыр Болгарда олуг хан. Инде бар, баһадир, ак юл сиңа. Яшь олуг хан сиңа Чәчкәне кайтарыр, сеңлесен чит-ят империягә җибәрмәс…
Илбарыс ишегалдына чыкты, күләгә кебек, аның артыннан кара гарәп иярде. Капкадан чыгуга, баһадир күккә карады: күк йөзен йолдызлар чуарлаган, ялгыз калган ай, моңсуланып, кала өстенә салкын нурларын сибә. «Чәчкә, Чәчкә, ай да ялгыз, мин дә ялгыз…»
Баһадирны аяклары Кызсарайга алып киттеләр. Баһадир үзе җырлады, үзе Кызсарайга ашыкты. Түр капка сакчысы аңардан рөхсәт тәңкәсен сорады. Баһадир аңа: «Чәчкә!»– диде. Сакчы әллә ишетте, әллә юк, әмма баһадирны кертмәде. Баһадирның тел очындагы «Чәчкә» сүзе исә, асма күпер астына төшеп, чулт итеп суга чумды.
– Менә ул тәңкә, каравыл алып, менә…
– Ай-һай, баһадир, килешмәгәнне кыланасың. Әллә мәҗлестә артыграк сыйландыңмы? Юкмы? Әллә соң грек эчемлеге белән кымызны кушып эчтеңме?.. Ә-ә, шулайдыр, шул ике нәрсәне кушсаң, дөньяның асты өскә килә… Кушмадыңмы?.. Һы! Кем кирәк соң сиңа, баһадир?.. Хан кызы?! Әнә кая үрелә берәүләр… Беләмсең, баһадир, хан кызы кайда утыра да, син кайда басып торасың? Әнә, әнә хан кызы кайда утыра – айда. Ә син минем янда – җирдә. Бакчы. Бакчы, баһадир, айга!
Илбарыс баһадир сакчы сүзләрендә кисәк хаклык күрде һәм борылды да өенә таба атлады.
– Адай, – диде баһадир, иртән торгач, – миңа Илбәк мәргәнне китер. Мин аны яуга алам. Олуг хан боерыгы, диген.
– Баш өсте, баһадир.
– Әйт әле, Адай, нигә син кичә Кызкуыш туенда катнашмадың?
– Баһадир, Фанәгүрдә мин яраткан кыз тумаган әле. Бәлкем, яуда табармын дим. Синең әниеңне дә әнә чит җирләрдән алып кайтканнар, ди бит.
– Минем анамны яу чапкач алып кайтмаганнар, уң кул Адай. Антлар кенәзе Кубрат ханга бүләк итеп биргән. Шуннан кайткач, атам Саклаб кавхан аны Кызкуыш туенда куып тоткан. Мин туып биш яз узгач, атам яуда ятып кала, Кубрат хан анамны кавханына бирә, мине үзенә тәрбиягә ала…
Болгарлар киң болынга килеп керделәр. Албагаучы алыплар елга буендагы таллар