Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
бер унбаш. Унбаш йөзбаш боерыгын үти, йөзбашлар— баһадирныкын, баһадир – кавханнарныкын, кавханнар – илханнарныкын, буйтур-илханнар – олуг ханныкын. Илбарыс баһадирны олуг хан Кодрак илханга бирде. Әмма Кодрак илхан биредә юк, ул Дәмәшкъкә китте, корал алырга. Димәк, алар белән ул җитәкчелек итә?.. Ә алостаз Дәян кем, ияреп чыккан төптимерче Агасике? Кызык та кеше бу Агасике, колын ияртте дә ике дә уйламый юлга чыкты. Ә бит аның яу кырында ятып калуы бар. Бик бар…
Ашап-эчеп җыена башлаганнар гына иде, каравыл алып сөрән салды:
– Баһадир, аръякта җайдаклар, ят кешеләр!
Барысы да, хәтта соңгарак калып ашарга утырган каравыл алыплар да сикерешеп тордылар, аръякка карадылар. Елганың аръягында, чынлап та, ике атлы күренде. Аның берсе ат муенына яткан, әллә яралы, әллә йоклый, икенчесе атын янәшәдән атлата, яткан кешене тотыбрак килә.
– Төрки кардәшләр, шуларга охшаганнар, – диде алостаз Дәян. – Сул як дала аларныкы… Ул-бу булдымы икән әллә?.. Сөрәнче, оран сал! – дип боерды алостаз Дәян.
Сөрәнче яр кырыенарак килде, авызына кулларын куеп оран салды.
– Һай-һай-һай, аръяктагылар, җайдаклар, бире чыгыгыз, болгар баһадиры дәшә.
Аръяктагылар ишеттеләр, сөзәгрәк җирдән елга буена төштеләр.
– Без сезнең ниятегезне белмибез, кардәшләр! – дип кычкырды ярдан җайдакларның берсе. Аның аты суга тез тиңентен кереп эчә башлады, икенче алып, ялга яткан килеш, су читендә калды.
– Мин сиңа хәзер ниятем күрсәтермен, – диде мәргән албагыш Илбәк һәм җәясенә ук элде, әмма аръяктагы алып та җәясен тарткан иде инде.
– Тидермә, ат! – дип боерды баһадир.
Сызгырып ук очты, әмма шул мәлдә аръяктагы алып та керешен ычкындырды. Булган хәлдән бер мәлгә аптырый калдылар. Нәкъ елга уртасында ук укка орылды, һәм алар суга төштеләр. Уклар төшкән җирдә балыклар сикерешеп куйдылар. Илбәк мәргән янә җәясен тартты, әмма аръяктагы мәргән дә керешен тартып өлгерде, янә уклар чәкеште, янә елга уртасында чумдылар, янә балыклар сикерешеп алдылар.
Илбарыс баһадир су читенә йөгереп төште:
– Мәргән, кардәшләр, атмагыз. Болгарлар без.
Аръяктагы ике җайдак киңәшеп алдылар, ял өстенә ятканы чак кына башын күтәрде, елга читендәге баһадирга карап алды. Кардәшләр, дидеме, мәргән батыр атыннан төште, яралының атын елгага кертеп җибәрде. Аның артыннан үз атын төшерде, ат ялына ябышты. Бире якка чыгып җитүгә, болгарлар аларның атларын эләктереп алдылар, яр өстенә җитәкләп алып менделәр. Мәргән егет күзләре белән баһадирны эзләп тапты.
– Баһадир, Чалбай хан угрылары атамны яраладылар, туганнарымны сөңге белән кадап үтерделәр, сеңлем белән анамны әсир иттеләр. Ике көтү сарыгыбыз, бер көтү атыбыз бар иде – куалап алып киттеләр. Җәйләүдән күчешебез иде. Өске җәйләвебез— Бозаулыкта, аскы җәйләвебез Җаек елгасы буенда иде. Атам яралы, арагызда имче бармы, баһадир?
– Имче! – дип кычкырды сөрәнче. – Имче Акчура, баһадир дәшә!
Яралы төркине ипләп кенә иярдән алдылар,